Булачак әниләр өчен очрашу
Социаль яклау бүлеге психологы Лилия Петрова булачак әниләргә уен формасында кызыклы ял сәгате бүләк итте
Кичә Мөслим район үзәк хастаханәсендә булачак әниләр белән җылы һәм бик мөһим очрашу булып узды. Очрашу барышында районыбызның булачак әниләре, кирәкле мәгълүматлар алдылар, файдалы киңәшләр тыңладылар. Район хастаханәсенең акушер-гинекологы Айгөл Нассер хатын-кызларның сәламәтлеген саклау буенча файдалы лекция укыды, дүрт бала анасы буларак үз балаларын тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хастаханәнең участок табиб-педиатры Гөлнар Халилова балаларның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә чыгыш ясады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова баланың беренче документын — туу турындагы таныклыкны рәсмиләштерү, шулай ук алдагы документларны булдыру буенча кагыйдәләр белән таныштырды. Социаль яклау бүлеге психологы Лилия Петрова булачак әниләргә уен формасында кызыклы ял сәгате бүләк итте.
Язилә Мәгалимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев