Бүген «Татмедиа» АҖ республиканың хат ташучыларын хөрмәтләде
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков почта хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде
2026 елның беренче яртыеллыгында "Татмедиа" АҖ газета-журналларына иң күп яздырган хат ташучылар дипломнар һәм кыйммәтле пакетлар алды. Бүләкләнүчеләр арасында Мөслим һәм Катмыш авыллары почтальоны Гүзәлия Әхмәтова да бар. "Без - сездән башка, сез бездән яши алмыйбыз", - дип, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков почта хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
Римма Афзалова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев