Бүген Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте
21 августта Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез республиканың аерым районнарында кыска вакытлы явым-төшем фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртән урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җил көньякка алышыначак һәм секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда аның тизлеге 14 метрга җитәргә мөмкин.
Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ә төнлә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитүе ихтимал.
Көндез температура +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев