Бүген Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды
Әлеге указны илнең оборона министры Андрей Белоусов имзалады
Шушы ук документ белән ул чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакытлары чыккан солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны Россия Кораллы көчләре хезмәтеннән җибәрде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 30 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә көзге чакырылышы турында указ имзалады һәм ул 2024 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Документ буенча, армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган 133 мең гражданны чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев