Бүген Мөслим лицеенда «Көзге игелек ярминкәсе» дип аталган мәктәпкүләм чара узды
Яңалыклар

Бүген Мөслим лицеенда «Көзге игелек ярминкәсе» дип аталган мәктәпкүләм чара узды

Кояшлы матур көндә Өлкәннәр көне алдыннан ишегалдында чын бәйрәм оештырганнар алар

Бүген Мөслим лицеенда "Көзге игелек ярминкәсе" дип аталган мәктәпкүләм чара узды. Кояшлы матур көндә Өлкәннәр көне алдыннан ишегалдында чын бәйрәм оештырганнар алар. Һәр сыйныфың ата-аналар комитеты ярминкә табынын Халыклар бердәмлеге елының эчтәлегенә туры китереп бизәү өчен дә күп көч, куйган.

Биредә һәр сыйныф укучылары төрле тәм-томнар пешереп алып килгәннәр, көзге уңыштан мул кәрзиннәр тутырганнар, фотозоналар булдырганнар.

Әти-әниләр сатучылар булсалар, укучылар һәм укытучылар сатып алучылар булдылар. Ярминкә мәйданын мөслимлеләр дә үз итте. Күпләр төрле кайнатмалар, яшелчәләр, өйдә пешкән тәм-томнар алдылар. Чәчәкмүсентеләре сатучы сыйныф та бар иде.

Ярминкәдән кергән ярдәм махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен кулланылачак.

Ярминкә укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Лицей директоры Чулпан Әхмәтшина барлык укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә чакырылган ветеран укытучылар да зур бәйрәмгә әверелгән ярминкәдән бик канәгать калдылар.

Гөлназ Җәлилова репортажы


Нет комментариев