Бүген Мөслим лицее коллективы Сабантуйга бүләк җыюда катнашты
Яңалыклар

Бүген Мөслим лицее коллективы Сабантуйга бүләк җыюда катнашты

Урамга чәй өстәле әзерләп, бүләк җыючыларны сыйлаучы гаиләләр дә булды

"Бүләк җыю йоласы халык тарафыннан яратып кабул ителә. Һәркем яхшыдан-яхшы бүләкләр әзерләп куйган. Район башлыгы Альберт Робертович та бүләкләр белән каршы алды. Урамга чәй өстәле әзерләп, бүләк җыючыларны сыйлаучы гаиләләр дә булды. Катнашкан укучыларга, "Мизгел" бию төркеменә бик зур рәхмәт! Сабантуйлар гөрләп үтсен!" - дип язалар Мөслим лиценнан.

Фотолар - Мөслим лиценнан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев