Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Фән көне билгеләп үтелде
Балалар ясаган экспериментларны фотолардан карагыз
Балаларда дөньяны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен оештырылган бу көн җанлы экспериментлар һәм кызыклы ачышлар белән истә калыр, мөгаен.
Бәйрәмнең иң югары ноктасы физика укытучысы Лилия Минниярова һәм энергосыйныф укучылары тарафыннан оештырылган физика экспериментларын күрсәтү булды. Лаборатория фән тылсымы белән тулды. Нәни укучылар, күзләре балкып, могҗиза көтеп, өлкән сыйныф укучыларының гаҗәеп тәҗрибәләрен игътибар белән күзәттеләр.
Аларның нинди экспериментлар ясавын фотолардан карагыз. Сез кайсы тәҗрибәнең асылын белмисез әле?
Алисә Хафизова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев