Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия "КЭС-Баскет" ярышлары районда да узды

Агымдагы елның 11 ноябрендә Мөслимдәге урта мәктәптә һәм лицейда "КЭС - Баскет" Бөтенроссия ярышларының баскетбол буенча кызлар арасында район сайлап алу туры булып үтте. Бәйгедә гомуми белем бирү мәктәпләреннән ун команда катнашты.

Киеренке ярышларда команда беренчелегендә Мөслим гимназиясе командасы җиңүгә иреште (тренер Дамир Шәйхетдинов). Азга гына калышып, Баек төп белем бирү мәктәбе командасы (тренер Рамил Баянов) икенче урынны яулады. Өченчедә - Сал - Мухан мәктәбе кызлары (тренер МиргарифанХаннанов).

"Турнирның иң яхшы уенчысы" дигән исемгә Сал-Муханнан Ландыш Вәлиева лаек булды. Баектан Алия Галәветдинова - иң яхшы саклаучы, гимназия укучысы Алина Сәхипгәрәева - иң яхшы бомбардир исемен яулады.

Җиңүчеләр, призерлар, иң яхшы уенчылар мәгариф идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнде, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X