Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бомба "Airbus А321"нең ягулык системасы янында салынган булган - ММЧ

Әлегә бу мәгълүматның самолет калдыкларын өйрәнү барышы яки террорчылар арасында язышуны кулга төшерү ярдәмендә алынганлыгы аңлашылмый (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Мисырда Россиянең "Airbus A321" самолеты һәлакәтен тикшерүчеләр авиалайнерның бортында таймер булуын ачыклаган. Бу хакта тикшерү барышы белән таныш чыганакка сылтама белән Американың "Fox News" телеканалы хәбәр итә, дип яза Lenta.ru....

Әлегә бу мәгълүматның самолет калдыкларын өйрәнү барышы яки террорчылар арасында язышуны кулга төшерү ярдәмендә алынганлыгы аңлашылмый


(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Мисырда Россиянең "Airbus A321" самолеты һәлакәтен тикшерүчеләр авиалайнерның бортында таймер булуын ачыклаган. Бу хакта тикшерү барышы белән таныш чыганакка сылтама белән Американың "Fox News" телеканалы хәбәр итә, дип яза Lenta.ru.

Телеканал мәгълүматлары буенча, таймер ике сәгатькә куелган булган. Әлегә бу мәгълүматның самолет калдыкларын өйрәнү барышы яки террорчылар арасында язышуны кулга төшерү ярдәмендә алынганлыгы аңлашылмый.

Икенче чыганак хәбәр иткәнчә, бер версия буенча, бомба самолетның ягулык системасы янәшәсендә яки аның двигатель белән тоташкан урында салынган булган. Бу теория, чыганак сүзләренчә, "Airbus А321" һәлакәте урынында дәлилләр булмауны аңлата.

11 ноябрь көнне CNN телеканалы якын көннәрдә, Россия самолеты һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү өчен, АКШның Илкүләм транспортта куркынычсызлык идарәсе (NTSB) белгечләренең Синай ярымутравына барачагын чыганакка сылтама белән хәбәр иткән.

Искәртеп үтәбез: 31 октябрь иртән "Когалымавиа" компаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан "А-321" самолеты Мисырда Синай ярымутравының төньягында Эль-Ариш каласы янында һәлакәткә юлыккан иде. Аның бортында барлыгы 224 кеше булуы билгеле, исән калучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев