Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Битва роботов» региональ ярыш үткәрелде

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә «Битва роботов» исемле региональ ярыш үткәрелде. Бирегә 11 шәһәр һәм авылдан - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Хуҗәмәт һәм Мөслимнән йөздән артык катнашучы җыелды.

Мөслим данын "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең "Мобиль робот техникасы" һәм "Инженерлык конструкторлаштыру" берләшмәләренә йөрүче укучылар якладылар. 

Олы яшьтәге катнашучылар "Автоном роботлар" категориясендә Инсаф Камалетдинов - 2 нче, Айзат Сәхипгәрәев 3 нче урынга лаек булды. 

Кече яшьтәге катнашучылар төркемендә "Автоном роботлар" категориясендә - 2 нче, "Идарә ителүче роботлар" арасында 3 нче урынны Илья Лошкарев яулады. 

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

Укучыларны ярышларга сыйфатлы әзерләгән өчен, педагоглар Аяз Бәдртдинов һәм Лилия Бәдртдинова Рәхмәт хатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев