Биш кеше исерек хәлдә руль артында тоткарланган
Яңалыклар

Биш кеше исерек хәлдә руль артында тоткарланган

Район юл хәрәкте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, октябрь ае башыннан 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда автомобильләргә техник зыян килгән. Биш кеше исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.

108 шоферга - юл тизлеген арттырган өчен, 34 енә - куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 6 сына балалар креслосыннан башка йөргән өчен беркетмә төзелгән.


Нет комментариев