Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мизгел ” яшьләр үзәгендә районыбыздагы иң тату классны ачыкладылар (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичәне Татарстан халыклары ассамблеясының Мөслимдәге вәкиле Рушат Солтанов ачты. Мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова чараның тәртибе белән таныштырды. Аннан сүзне укучылар, аларның әти-әниләре алды.

Бала тәрбияләүдә гаиләнең дә, мәктәпнең дә роле зур. Укытучылар, әти-әниләр бердәм булса укучылар да тату, дус була. Бүгенге бәйрәмдә без моны үз күзләребез белән күрдек. Үз проектында һәм чыгышында һәр класс татулыкның серен үзенчә ачты: Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары, әти-әниләре һәм укытучыларының җырлары, кул эшләре, Күбәк һәм Михайловка урта мәктәбе катнашучыларының видеороликлары, Мөслим гимназиясе һәм Тойгелде катнашучыларының биюләре, "Уңыш" корабында йөзүче Мөслим урта мәктәбе сәяхәте, Тат.Бүләр урта мәктәбенең милли рухлы чыгышлары беркемне дә битараф калдырмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев