7 апрель 2017 яңалыклары
-
Мөслимлеләрне язгы ташуны әзерлек белән каршы алырга чакыралар
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөһитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу атна ахыры һава температурасының кискен җылытуы белән таң калдырачак. Шуңа күрә язгы ташуларны көчле булыр, дип фаразлыйлар. Көтелмәгән хәлләрдән, күңелсезлекләрдән саклану максатыннан әзерлек эшләре башкару бик урынлы булыр. Урамда су юлларын, торба башларын кардан, балчыктан чистартып кую, базларга күз-колак...
-
Техника бер сәгать эшләмәс борын ватылса нишләргә
Кулланучылар хокукларын яклау бүгенге көннең мөһим принципларыннан берсе. Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе - Consumers International (CI) - Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең тематикасын билгели. 2017 елда CI төп игътибарны кулланучылар хокукларын электрон коммерция өлкәсендә яклауга юнәлтергә, "Цифрлы чорда кулланучылар хокукы" девизы астында эшләргә чакырды. Бүгенге көндә интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә көнкүреш товарлары...
-
"Ләйсән" бакчасы "Агромастер"да булган экскурсия турында сөйли
Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында балаларны кечкенәдән үз халкы, үз туган җире, аның байлыклары, күренекле кешеләре белән таныштыруга зур әһәмият бирәбез. Күптән түгел генә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсиягә бардык, дип яза безгә Силүзә Фахразиева, Мөслимдәге "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.
-
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бокс буенча ярышты
Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгына караган бүлекләрдә эшләүчеләр гражданнарыбыз иминлеген саклау белән бергә төрле бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында да актив катнашалар. 6 апрель көнне Алабуга шәһәрендә ТР эчке эшләр министрлыгының спартакиада ярышлары кысаларында бокс бәйгесе үтте.
-
“Мизгел ” яшьләр үзәгендә районыбыздагы иң тату классны ачыкладылар (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кичәне Татарстан халыклары ассамблеясының Мөслимдәге вәкиле Рушат Солтанов ачты. Мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова чараның тәртибе белән таныштырды. Аннан сүзне укучылар, аларның әти-әниләре алды.
-
Мөслимлеләр 12 команда арасында 5 урынны яулады
29 март -1 апрель көннәрендә Аксубай поселогында 2004-2005 елгы үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан кубогына финал ярышлары узды. Безнең район данын "Яшьлек" спорткомплексында шөгыльләнүче "Мирас" командасы яклады.
-
Май аенда ничә көн ЯЛ итәчәгебез билгеле булды
Май аенда Яз һәм хезмәт бәйрәмендә - 3, Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял көтелә. Бу хакта «Российская газета» басмасы хәбәр итә. Яз һәм хезмәт бәйрәмендә: 29 һәм 30 апрель (шимбә һәм якшәмбе көннәре) 1 май (дүшәмбе) ял көннәре. Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял: 6 май (шимбә), 7 май...
-
Бу ялларда безне нинди һава торышы көтә
8 апрель +2, +11, аязучан-болытлы, җил - көньяктан. 9 апрель +2, +9, аязучан-болытлы, җил - көньяк-көнчыгыштан. 10 апрель +4, +6, болытлы, урыны белән, җил - көньяктан. 11 апрель 0, +5, болытлы, җил - төньяк-көнбатыштан.
-
Хлопонин көнкүреш калдыкларын яндыручы заводлар турында: Бернинди зыян да юк
Заместитель председателя Правительства Российской Федерации Александр Хлопонин сегодня в ходе встречи со студентами Казанского Федерального университета заявил, что мусоросжигательный завод не представляет ни малейшей угрозы для населения. Опасения жителей из-за близости расположения завода вызваны элементарным недостатком информации у горожан. Завод будет построен по новейшим мировым технологиям и будет соответствовать самым...
-
Дүшәмбе Мөслим урамнарында ут булмаячак
Дүшәмбе, 10 апрель көнне, сәгать тугыздан сәгать унга кадәр Мөслим авылындагы газ заправкасында һәм Мөслим авылының Тукай урамындагы 23нчедән 33нчегә кадәр, 80нчедән 110нчы йортларга кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
Түбән Табында курайчы Харис Җиһаншин белән очраштылар
Түбән Табын мәктәбендә төрле очрашулар еш була. 5 апрель конне дә шундый очрашуларның чираттагысы үтте. Очрашуда Мөслимдә яшәүче якташыбыз, курайчы Харис Җиһаншин килде. Харис абый укучыларга кубызда, блок флейтада, америка флейтасында сыбызгылы курайда, башкорт кураенда уйнау алымнарын курсэтте. Очрашу азагында мастер класс уткэрде. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, дип...
-
Лицейлылар экологик проект якладылар
5 апрель көнне Мөслим лицееның 9 сыйныф укучылары "Инновацион полигон - 2016" - "Татарстан - киләчәк территориясе" республика конкурсында катнашты. Рафаэль Хүҗин, Марат Гатауллин, Раил Минһаҗев "Полимерларның рециклингы" дигән проект якладылар. Укытучылары - Рушания Хафаева.
-
Шуганкада көн дә бәйрәм гөрли
Шуганка авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Супер әни! " исемле конкурс үткәрделәр. Чарада катнашучы әниләр төрле номинация буенча көч сынаштылар. Программада үзләре белән таныштыру, тәмлетамак, оста куллар, "Исемең матур, кемнәр куйган" музыкаль табышмак, зирәклек, акыл биремнәрен уңышлы итеп башкардылар. Һәр уенчының үз җанатары бар иде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай...
-
Авылларда китап көнен билгеләп уздылар
2 апрель көнне ел саен китапханә хезмәткәрләре Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Быел да бу датага багышлап күп кенә авыл җирлекләрендә тематик чаралар, викториналар узды. Рус. Шуган һәм Елгабаш авылларында узган чараларга, мәсәлән, авылның барлык укучылары җыелган.
-
Мөслим укучылары арасында иң оста Болгар шәһәрен рәсемгә төшерүчеләр билгеләнде
Мәктәптән тыш эшләр үзәге республикакүләм оештырылган рәсемнәр һәм фотоэшләр бәйгесенә йомгак ясады. Жюри тарафыннан конкурс шартлары буенча Изге Болгар җире һәм Свияжск шәһәре темасына багышланган иң яхшы эшләрне сайлап алды.