Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бездә һәр хезмәткәр – универсал

Ринат Вәлиев – “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә алыштыргысыз хезмәткәр

“Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте хезмәтеннән көн дә файдаланабыз. Торак йортларны, биналарны – су, бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итү, канализация суларын түгү – һәркайсы даими игътибар таләп итә.

– Хәзер без төзекләндерү, чүп түгү кебек эшләр башкармыйбыз, үз юнәлешебездә генә эшлибез: җылылык, су белән тәэмин итәбез, юынтык суларны чистарту белән шөгыльләнәбез. Сыек көнкүреш калдыкларын чыгару Мөслимдә 13 йортта калып килә, калган күпфатирлы йортлар автомат системага көйләнгән. Бүгенге көндә су чыганакларын язгы кар суларыннан саклау алгы планга чыга, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте директоры урынбасары Фәнил Вәлиев.

Елның кайсы фасылы гына булмасын, торак-коммуналь хуҗалыкта эш тукталмый. Һәр хезмәткәрнең үз бурычлары.

– Халык, оешмалар ризасызлык белдерми икән, бу – безнең эшебез сәгать механизмы кебек төгәл бара, дигән сүз. Кимчелекләр булганда, аларны тиз арада төзәтергә тырышабыз. Хәзерге вакытта оешмада 31 кеше эшли. Җылыту, су белән тәэмин итү, канализация суларын түгү һәм чистарту җиңел түгел. Тик безнең оешма һәр башлангычта бердәм. Һәр хезмәткәр – үз эшенең остасы. Күбесе – “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә озак еллар эшләгән, шушы оешмага береккән, бик кадерле кешеләр. Ринат абый Вәлиев – шундый хөрмәтле кешеләрнең берсе. Аны без “универсал” дип йөртәбез, ул белмәгән бер генә эш тә юк! Ринат абый нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга, – ди Фәнил Вәлиев.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эше күзгә бәрелеп тормый, әмма эш бер сәгатькә тукталса да, халыкта паника башлана. Ремонт үткәргәндә, суны туктатып торган кыска гына вакыт аралыгында да борчыла башлыйбыз.

– Торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве мөһим. Тормыш тотрыклылыгы, барлык оешмаларның тулы канлы эшчәнлеге безнең оешмадан башлана. Халык та безнең хезмәтне күрә һәм бәяли белсен иде. Түләүләрдә өзеклекләр булганда, планлаштырылган бик күп эшләрне кичектерергә туры килә. 1 марттан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы срогы айның 15нче числога күчерелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кичектерүчеләр бар. Бүгенге көндә 451 райондашыбызның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы бар. Бурычларны вакытында түләмәгәндә пеня да өстәлә. Райондашларыбыз түләүләрне вакытында башкарсын иде, – ди Фәнил Вәлиев.

Ринат Вәлиев – “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә алыштыргысыз хезмәткәр. Штатта ул су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен ремонтлау буенча слесарь булып торса да, башка бик күп вазыйфаларны да башкара. Хезмәттәшләре аны намуслы, җаваплы һәм грамоталы белгеч дип атый.

– Ринат абый – алтын куллы кеше. Ул суүткәргечләрнең катлаулы төеннәрен, детальләрен һәм механизмнарын сүтә, ремонтлый, реконструкцияли, сыный, җыя, көйли белә. Һәр детальне эшкәртү, проблема килеп чыккан участокта дефектларны ачыклау, җиһазларның, арматураның аерым төеннәренең һәм детальләренең тузу дәрәҗәсен һәм сәбәпләрен билгеләү өчен профессионал булырга кирәк. Ринат абый эшен “аттым-бәрдем” дип түгел, булсын дип, тәмләп эшли. Үзенә йөкләнгән һәр эшне төгәл башкара, ахырынача җиткерә белә. Ремонт төгәлләнеп, кулланылышка тапшырылганнан соң да, эштә өзеклекләр булмасын өчен, төп һәм ярдәмче җиһазларның эшен кабат тикшереп чыга, – ди Фәнил Вәлиев.

Коллективта хөрмәт яулаган, яшьләр өчен яхшы остаз булган Ринат абый белемен һәм тәҗрибәсен башкалар белән дә бүлешергә әзер. Ринат абыйга гозере төшмәгән кеше бик сирәктер. Ул беркачан да “юк” дип әйтә белми, үтенечне аяк астына салмый. Канализация челтәре тыгылса да, эретеп ябыштыру эшләре башкарырга, су челтәрендәге проблемаларны хәл итәргә, кран алыштырырга кирәк булса да аңа мөрәҗәгать итәләр.

– Күпләр миннән: “Пычракта казынып туймадыңмы?” – дип сорыйлар. Мин эшләмәсәм, син эшләмәсәң, бу эшне кем башкара соң?! Бөтен кешенең дә чиста мохиттә яшисе килә. Миңа шушы юнәлеш якын. Бу эшне ун бармагым кебек беләм, күзләрне йомып та эшли аламдыр. Тракторчы һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлымны Киров исемендәге колхозда дуңгызлар карап башладым. Аннан армиягә озаттылар. Хабаровск өлкәсендә понтон полкында хезмәт иттем, елга аша вакытлыча күперләр төзедек. Ул вакытта да кулымның эш белүе ярдәмгә килде. Армия хезмәтеннән кайткач, башкалага юл тоттым, – дип сөйли Ринат абый.

Казанда ул эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Йортлар төзүдә райондашыбыз алыштыргысыз хезмәткәр була. “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” дип Ринат Вәлиев турында 90нчы елларда “Социалистик Татарстан” газетасында да язып чыгалар.

– Казан матур булса да, туган як сагындырды. Мөслимгә кайткач, панель коттедж-йортлар салуда катнаштым, эретеп ябыштыру эшләрен башкардым. Аннан сантехник булып район хастаханәсенә эшкә урнаштым. Соңрак әлеге вазыйфаны торак-коммуналь оешмасында башкардым, бүген дә биредә хезмәт куям. Бөтен гомерем шушы оешма белән бәйле дисәм дә, хата булмас. Төрле җитәкчеләр белән эшләргә, төрле эшләр башкарырга туры килде. Шунысы бәхәссез: эшнең җайлысы, уңайлысы юк. Яратып бара торганы, күңел сайлаганы була! Һәркемгә башкарган эшеннән тәм табып яшәргә язсын! – ди Ринат Вәлиев.

Лилия Шәймиева фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев