Без-Мөслимлеләр! "Туган як" уңганы
Яңалыклар

Без-Мөслимлеләр! "Туган як" уңганы

"Туган як" агрофирмасының алдынгы савымчысы Фәнзирә Сәлахова (рәсемдә) - Мәлләтамак авылы килене. Башкортостан республикасыннан килен булып төшкәннән бирле ул терлекчелектә хезмәт куя. Башта озак еллар "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында сыер сава. Агрофирмада бер генә ел эшләвенә карамастан, үз эшенә бирелгәнлеге, чисталыгы-пөхтәлеге белән аерылып тора. "Фәнзирә эшнең рәтен белеп, тәмләп эшли", - диләр аның турында хезмәттәшләре. Фәнзирә Сәлахова тормыш иптәше Васыйл белән ихатада да күпләп кош-корт, мал асрыйлар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев