Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

«Бер тиен акча да чыгармыйча, Аллаһ мине Хаҗ сәфәренә җибәрде»

Марат Гатауллин 20 ел элек сукыр кала, психолог буларак беренче клиенты да үзе була, иң беренче үзенә депрессиядән чыгарга булыша. Хәзер Марат сукырлыгын Аллаһының рәхмәте итеп кабул итә.

– Марат, сукыр калу тарихыңны сөйлә әле.

– 2004 елда армиядә булганда күзләрем начар күрә башлады. Дембельгә кадәр бер ай гына калган иде. Иртән торуга бар нәрсә дә томан эчендә кебек. Юып та карадым, хәл үзгәрмәде. Хәрби госпитальгә бардым, күзлек белән 6-7 юлны күрә идем әле, әмма күзлексез шәүләләрне генә абайладым. Ике атна дәваладылар. Беркем дә ышанмады, шәфкать туташы да: «Сиңа тиздән барыбер кайтасы бит, ник алдыйсың?» – дип сорады. Армиядән кайткач, хастаханә юлларын таптадым, төгәл диагноз куя алмадылар. Күз авыруларын дәвалауда уңыш казанган Чабаксар, Азәрбайҗан хастаханәләренә да бардым. Миңа: «Сездә күрү нервының өлешчә атрофиясе, астигматизм», – дип аңлаттылар. Ахырда бу чир сукыраюга китергәнен аңладым, шуннан соң бирештем.

– Бирештем, дисең. Әмма хәзер уңышлы гына эшлисең бит, бу зур тырышлык нәтиҗәседер.

– Баштарак үзем генә йөри ала идем, әле бераз машина да йөрттем. Аннары сакчы булып эшләп алдым. Шул елларда өйләнеп, аерылышырга да өлгердем, улым да туды. Тора-бара кибет исемнәрен күрми башладым, табиблар күрү сәләте кими баруын раслап торды. Роллы, пицца әзерли торган кафеда шеф-пешекче булып та хезмәт куйдым. Менә шул чакта минем бар нәрсәгә ачуым, үпкәм барлыкка килде. Аллаһы Тәгаләдән еш кына: «Ник минем сәламәтлегемне алдың?» – дип сорый идем. Эчүгә сабыштым. Эштән кайтуга шешәгә үрелә идем. Ресторанда эшләгәндә Ләйсән исемле кыз белән очраша башладым. Тиздән ул мине ташлар, эштән куарлар, әни карамагына калырмын дигән борчулар гел бимазалап торды.

Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/psixolog-marat-gataullin-sukyrlygymny-allahnyn-raxmate-itep-kabul-ittem

Гүзәл Шиһапова

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев