Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Габдрәхимов котлаулар кабул итте
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Габдрәхимов котлаулар кабул итте

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгы якынлаша. Сугышта катнашкан, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннарыбыз котлаулар кабул итә башлады.

Югары Табын авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Габдрәхимовны Мөслим район башлыгы, район ветераннар советы исеменнән Җиңү көне белән район башкарма комитеты, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, Түбән Табын авыл җирлеге җитәкчесе Рүзәл Хафизов һәм безнең иҗат төркеме котлады.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев