Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИда югары баллар җыйган укучыларның исемнәре билгеле булды

Бүген бу егетләр-кызлар югары уку йортларына керергә әзерләнә

Мөслим гимназиясе укучылары Илина Бариева химия фәненнән - 100, биология фәненнән - 90 (укытучылары - В.Семенова һәм Л.Бариева), Азалия Вәлиева химиядән - 99, биологиядән 90 (укытучылары - В.Семенова һәм Л.Бариева), Илдар Зиннуров математика фәненнән 95 балл җыйды (укытучысы - Г.Асылгәрәева).

Мөслим лицее укучысы Резеда Миннебаева инглиз теленнән имтиханда 92 балл иясе булды (укытучысы - Л.Нуриева).

Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе укучылары Альбина Насифуллина җәмгыять белеменнән - 92 (укытучысы - Й.Асадуллина), Зөлфия Хафизова биологиядән имтиханда 90 балл иясе булды (укытучысы - И.Сәфәргалина).

Мөслим гимназиясеннән Илназ Садриев, Ранис Хәертдиновлар да математикадан 90 балл җыйдылар. Егетләрнең укытучысы - Г.Асылгәрәева.

Күбәк урта мәктәбе укучысы Ләйсән Хәмәтшина рус теленнән имтихан тапшырып 94 балл иясе булды (укытучысы - Э.Нуруллина).

Бүген бу егетләр-кызлар югары уку йортларына керергә әзерләнә.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев