Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Барысы да үземнеке!

Күбәк авылында яшәүче Гөлнур һәм Илфар Шәйхелмәрдановлар 7 баланы тәрбиягә алганнар

Гөлнур белән Илфар ике балага гомер биргәннәр. Кызлары Язилә белән уллары Илнар гаиләле, Әлмәттә яшиләр.

2003 елда гаиләгә бәла килә: йортлары яна.

– Ул чорда бик авыр булды: кирәкле материалларны табып булмый, тапканнарын алырга акча җитми. Авырлыкларны җиңеп, 2007 елда яңа йорт җиткереп кердек. Авылдашыбыз Марсилә апа Маликова гаиләсе тәрбиягә балалар алган иде. Шунда мин дә: “Йортыбызны салып керсәк, без дә тәрбиягә бала алыр идек,” – дигән идем, – дип искә ала Гөлнур ханым.

Шул чорда Гөлнур эшләгән кибет тә ябыла. Теләген тормышка ашырырга тагын бер ишарә була бу.

– Теләгемне Илфарга җиткердем, аның белән киңәшләшкәч, ниятебезне балаларга да әйттек. Балалар бу хәбәрне бик шатланып кабул итте. Шулай итеп, 2008 елның ноябрендә Бөгелмә балалар йортыннан 8 яшьлек Еваны һәм 7 яшьлек Вадимны алып кайттык. Балалар йортына бусын алам, ансын алмыйм, дип бармыйсың. Анда барып кергәч, синең йортыңа аяк басачак балага үзеннән-үзе күз төшә яки балалар үзләре үк килеп сарыла. Вадим без килеп керү белән каршыбызга чыкты. Бәләкәй буйлы, ябык, күз төпләре зәңгәрләнеп торган сабыйны күрүгә аны алырга килештек. Балаларыбыз бик дус һәм тату булып үсте. Бүген һәркайсы гаиләле, кайтып йөриләр, аралашып яшибез, – ди Гөлнур ханым, балалары өчен шатланып.

Гомер – агымсу. Шәйхелмәрдановларның балалары үсеп, берәм-берәм таралыша башлый. Иң элек – Язилә, берничә елдан Илнар укырга китә, алар артыннан Ева белән Вадим да уку йортларына юл тоталар. Бүген балаларның һәркайсы гаиләле.

– Ева белән Вадим Мөслим политехник техникумын тәмамладылар. Ева Казанда югары белем алып, гаиләсе белән шунда яши. Оныгыбыз Арсланны үстерәләр. Вадим хәрби хезмәттән кайтып, гаилә корып, Казанда гомер итә. Махсус хәрби операция башлангач, ул мобилизацияләнде. Аның өчен бик борчылабыз! Күптән түгел ул яраланды. Ростов госпиталендә ятты, шушы көннәрдә Казанга кайтып, дәвалануын дәвам итәячәк, – ди Гөлнур Шәйхелмәрданова.

Балалар чыгып киткәч, йорт бушап калган кебек була. Шуңа гаилә 2003 елгы Михаил белән 2005 елгы Кириллны тәрбиягә ала. Бу малайлар да инде егет булган!

– Мишабызга, хәрби хезмәт үткәндә, контракт төзергә тәкъдим иткәннәр иде. Улыбыз риза булмады. Тик 2024 елның июлендә ул, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Аның бәләкәйдән үк хәрби буласы килә иде. Быел 1 март Мишаның һәлак булуын хәбәр иттеләр. Мишабызны озату бик авыр булды, гүя йөрәгебезнең бер кыйпылчыгын кисеп алдылар, – ди ана, ул көннәрне искә алып.

Михаилны Яр Чаллыда җирлиләр. Үзе тәрбияләп үстермәсә дә, әбисе оныгын Чаллыда җир-ләүне сорый. Гөлнур белән Илфар каршы килми.

Егетләр төп йорттан чыгып киткәч, 2020 елда Шәйхелмәрдановлар тагын өч балага гаилә җылысы бүләк итә. Рамил, игезәкләр Әминә белән Әмир Гөлнур белән Илфарның җылысын тоеп үсә.

– Балаларыбыз әлегә Түбән Табын интернат-мәктәбендә белем ала. Алар тәрбиягә алынуларын беләләр, шулай да кайту белән безгә “әти”, “әни” дип эндәштеләр. Балаларның барысы да аралашып, кечкенәләрен кайгыртып яши. Үсеп, безнең яныбыздан чыгып китсәләр дә, кайтып торалар, хәлләребезне белешәләр. Шөкер, балаларыбыз үзара дус, бердәм, – ди Гөлнур ханым.

Илфар абый – бик аз сүзле, сабыр кеше. Ул-кызлары күп булса да, мактана белми.

– Балалар белән бергәләп тыштагы эшләрне башкарабыз. Нәрсә эшли башласам да, малайларны үзем белән ияртә идем, хәзер дә шулай. Кайчакта тик торганда да “әтием”, “әнием” дип килеп, кочаклап ала алар. Ялгышсалар, ипләп кенә төзәтергә ярдәм итәбез. Вадим белән Кирилл хәзер егетләр инде. Шулай да, сөйләшкән саен: “Рәхмәт сиңа, әти, син безне барысына да өйрәттең”, – дип, рәхмәтләрен җиткерәләр, – ди Илфар абый.

Гөлнур ханым шулпа салып җибәрде дә өчпочмаклар ясап тыкты. Бүген балалар төп йортка җыела. Иң элек йортны шаулатып кечкенәләре Рамил, Әмир һәм Әминә йөгереп кайтып керер. Алардан соң озак та үтмәс, Алабугадан Кириллы, Әлмәттән Язиләсе белән Илнары да кайтып җитәр. Ева белән Вадим да озакламас.

– Кайтсыннар! Йортыбызда һәркайсына урын да, ризык та җитәрлек. Балаларыбыз исән булсын, исән йөрсеннәр! Без аларның кайтуын сагынып көтеп алабыз, аннан ямансулап озатып калабыз. Йортыбыз алар белән матур, алар белән күңелле! Безнең җылыбыз барысына да җитәрлек! – ди Гөлнур ханым, бәхет яшьләрен сөртеп.

Шәйхелмәрдановлар йортында инде Яңа ел рухы хөкем сөрә. Кечкенәләр бәйрәмгә әзерләнә, Кыш бабай белән Кар кызын, абый-апаларының кайтуын көтәләр. Йорт янәдән шатлыклы авазларга, сөенечле шау-шуга күмеләчәк, димәк. Бәхет менә шушы түгелме?!

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев