Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланлы авылында Корбан Гаете узды

Баланлы авыл җирлегенең Баланлы һәм Шуганка авылларында зурлап корбан ашлары уздырылды. Бәйрәм Корбангали мәчетендә иртәнге гает намазы белән башланып китте. Мәчеткә килүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы сөендерде. Корбан чалынып мул өстәлләр әзерләнде. Корбан чалдыручы - шәхси эшмәкәр, Баланлыда казлар үрчетүче Баһаветдинов Мәхмут Минәхтәм улы. Хәмит -Тәслимә Гыйзетдиновлар, Ринас- Резеда Хәсәновлар,...

Баланлы авыл җирлегенең Баланлы һәм Шуганка авылларында зурлап корбан ашлары уздырылды. Бәйрәм Корбангали мәчетендә иртәнге гает намазы белән башланып китте. Мәчеткә килүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы сөендерде. Корбан чалынып мул өстәлләр әзерләнде. Корбан чалдыручы - шәхси эшмәкәр, Баланлыда казлар үрчетүче Баһаветдинов Мәхмут Минәхтәм улы. Хәмит -Тәслимә Гыйзетдиновлар, Ринас- Резеда Хәсәновлар, Әсвәт-Нәфисә Харисовлар, Илсур-Суфия Султановлар, Әсләх- Тәбрия Юнысовлар, Илфак-Римма Хәсәновлар, Рәуфәт -Илузә Хамматуллиннар һәм башка авылдашлар тәмле кучтәнәчләр китерделәр.
Ризыкларны пешереп, килгән барча халыкның куңелен кургән Хафизова Фәния, Ханова Ләйсән, Хуҗина Венера, Вәлиева Алфира, Сәетгалиева Тәбрия, Юнысова Гузәл, Хәсәнова Земфира, Шакирҗанова Рәзинә, Шакирҗанова Рәмзилә, Мөслимова Лилия, Хәсәнова Римма, Мөхәммәтшина Җәмиләгә , ике авылның да мәктәп коллективына, Изге догалар укып, вәгазьләр сөйләп куңелләребезне сафландырган Жәмил хәзрәткә, Гөлсәгыйдә абыстайга, килгән кунакларга зур рәхмәтемне житкерәм. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев