Бал кортларына зыян килмәсен!
28 апрель көнне умартачыларның район семинары узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар катнашты. Быел семинар Яңа Усы авылында – Роза һәм Геннадий Кондратьевларның умарталыгында оештырылды.
– Җирлегебездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта. Әби-бабаларыбыздан калган ысулны кулланучылар да, үзенчәлекле технология нигезендә эшләүче умартачылар да бар. Шунысы куандыра: узган ел агу-химикатлар белән эшкәртелгән басу-кырлар кортларга зыян китермәде, умарталарыбыз кышны да исән-имин чыкты, – диде умартачылык буенча баш зоотехник Миңлемәрьям Саламаева.
Семинарда катнашучылар умартачылык буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр, тәҗрибә, эш алымнары белән уртаклаштылар. Нигездә сүз рапс басуларын агулау технологиясе, умарталарны агулы матдәләр тәэсиреннән саклау турында барды.
– Агрофирмалар һәм хуҗалыклар басуларны агулаганда бу эшне караңгы вакытта башкарсын иде. Бал корты бит ул мал түгел, аны куып җибәреп тә, күтәреп алып китеп тә булмый. Узган ел кортларны учлап-учлап түктем, бик кызганыч булды. Бүгенге көндә 17 баш умартам бар, аларның берсен дә югалтасым килми. Халык зары игътибарсыз калмасын. Бу эш кичке якта, кортларның очуы тукталгач кына, технологик таләпләр сакланып башкарылсын иде, – диде Мөслимдә яшәүче Таһир Ильясов.
Районда берничә ел эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасының генераль директоры Азат Нәҗметдинов халыктан басуларны агулау буенча шактый моң-зар керүен дә билгеләп үтте:
– Өч районда агрофирманың 53 мең гектар җире бар. Басуларда куәтле техника эшли, барлыгы 311 кеше хезмәт куя. Басуларга сиптерелүче агу-химикатлар – хөкүмәт тарафыннан расланган сертификаты булган, бик чыгымлы препаратлар. Быел без Мөслимдә кыр эшләренең дүртенче сезонына керәбез. Агу басуларга бары тик төнлә генә сибелә, монда безнең ике агу сиптергеч җайланмасы эшли. Бу эшнең үз таләпләре бар. Узган елдагы кебек ватсап төркеме аша умартачыларга агу сибү вакытын хәбәр итәчәкбез. Ләкин бал кортларына моның бер зыяны да юк. Без гибридлар чәчәбез. Ә алар кортлар ярдәмендә серкәләндерүгә мохтаҗ түгел. Узган ел 125 мең тонна иген үстердек. Быел да уңышлы ел булыр дип өметләнәм. Ә умартачыларга күп бал, яхшы хак телим, – диде Азат Нәҗметдинов.
Тамьян авылында 50 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Гомәр Мәрданов, Дусай авылында 80 башка якын умарта тотучы Камил Шәехов, Мөслимнән Әнәс Корбангалиев, Котдус Бәдретдинов кышкы чорда бер генә баш умарталарын да югалтмаганнар.
– Кыш буена умарталарны кереп карарга, тикшереп чыгарга куркып йөрдем. Шөкер, язга исән-имин чыктык. Кыш тагын бер айга сузылса, бәлки, югалтулар да булыр иде. Бал катнаш булды минем, шуңа кортларым исән чыкты дип уйлыйм. Быелгы сезон умартачылар өчен бик уңышлы килер кебек. Узган ел табигать бик юмарт булды. Бу җәйгә дә зур өметләр баглыйбыз, – диде Октябрь авылында яшәүче Фәнис Дәүләтов.
Умартачы вакыты булган саен бал кортларына рам ясый. Җиңел эш түгел ул! Умартаның төп нигезен рам тәшкил итә. Бал корты кебек хуҗасы да тынгысыз булганда гына, уңышның мулдан буласына өмет зур.
– Күп кеше умартачылыкны әтисеннән, бабасыннан мирас итеп кабул итә дә тормыш дәвамында шушы шөгыль белән янып яши. Бу көннәрдә рамнар ясау белән мәшгульмен. Узган ел умартачылар балга кинәнделәр. Бик уңышлы ел булды. Авылларга якын басуларда баллы культуралар тагын да күбрәк булсын иде, – ди Әнәс Корбангалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев