2 май 2021 яңалыклары
-
Май аенда нинди дару үләннәре җыярга
Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Май аенда җыясы дару үләннәре турында тулырак. Утчәчәк (адонис) Тынычландыра, бәвел кудыра, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә. Сазанак (багульник болотный) Подагра, артрит, невралгия, радикулиттан дәвасы бар. Кан туктату, яра төзәтү үзлегенә ия. Өшегәндә, диатездан һәм йоклата торган дару итеп кулланалар. Сак булыгыз! Үлән агулы.
-
Мөслим авылы мәчетләре
Татар халкына белем һәм тәрбия бирүдә мәчет-мәдрәсәләрнең роле гаять зур булган. Мөслим авылында Октябрь революциясенә кадәр өч мәчет эшләгән. Бүгенге көндә аларның биналары булмаса да, Мөслим мәчетләренең тарихы күпләр өчен кызыклы булыр.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә 37 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган
2 майга Татарстанда 20 528 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
-
Бал кортларына зыян килмәсен!
28 апрель көнне умартачыларның район семинары узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар катнашты. Быел семинар Яңа Усы авылында – Роза һәм Геннадий Кондратьевларның умарталыгында оештырылды.
-
Безнекеләр булдыра!
Әлеге фән бәйгесендә безнең районынан 8 укучы катнашты.
-
Алсудан – балык пирогы
Балык пирогын, камыр куеп, ачыга да, төчегә дә пешерәләр. Тиз кулдан пешерә торган рецепты да бар икән. Аны безгә Үрәзмәт авылыннан Алсу Шакирова тәкъдим итә.
-
"Имин көпчәк" бәйгесе
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Имин көпчәк-2021” район конкурсы үтте.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Пасха бәйрәме уңаеннан котлавы
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.