Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бәйрәмнәрдә 12 агулану: Татарстанда алкоголь статистикасы

Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, Татарстанда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән агулануның 12 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым билгеләп үтелгәнчә, хисап чорында барлыгы 89 химик этиологияле агулану очрагы теркәлгән. Химик агуланулар ир-атларда ешрак, хатын-кызларда сирәгрәк очраган.

29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәрге чорда очраклы агулануларның күпчелеге алкоголь куллану белән бәйле булган (38%). 5 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәрге чорда исә агуланулар ешрак даруларны дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан (55,5%). Калган өлеше бәхетсезлек очраклары һәм башка сәбәпләр арасында бүленгән.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев