Азат Кадыйров балаларның төнлә интернетта утыруын закон көчендә чикләү мөмкинлеген әйтте
Бу тәкъдимне ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган «Нәтиҗә бар!» форумында белдерде
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров балаларның төнге сәгатьләрдә интернетта булуын закон көчендә чикләү мөмкинлеген әйтте. Бу тәкъдимне ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган «Нәтиҗә бар!» форумында белдерде.
Министр фикеренчә, яшүсмерләрнең төнлә челтәрдә вакыт уздыруына чикләүләр кертү зарур. Моннан тыш, ул үсеп килүче буын өчен Россиянең үзендә эшләнгән видеоуеннар булдыру һәм бу юнәлешне тәртипкә салу мөһимлегенә басым ясады.
Азат Кадыйров шулай ук Россия җитештерүендәге уеннар турындагы тәкъдимнәр Иннополиста инде карала башлаганын һәм бу өлкәне дә закон нигезендә көйләү кирәклеген искәртте.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев