Авылым тарихы. Тамьян каһарманнары
Тамьян авылы Мөслим районында кечкенә авыллардан санала. Анда бүгенге көндә бары тик 35 хуҗалык исәпләнә. Ә кайчандыр бу авылда хуҗалыклар саны 400 дән артып иткән.
Авыл элек түбәнгәрәк, зур иңкүлеккә җәелеп урнашкан булган. Авылның озын-озын өч урамы гына булган, диләр. Тик яныннан боргаланып агучы Ык елгасы, авылның бәрәңге бакчаларын, ындыр табакларын ашый-ашый барып, тамьянлыларны югарырак урнашырга мәҗбүр иткән.
Авыл бик борынгылардан санала. XV-XVI гасырларга хәтле үк бу җирлектә Тамьян авылының булуы тарихи материаллар белән дәлилләнә. “Тамьян атамасы Нугай Урдасында мәгълүм булган бер кабиләгә нисбәтле була” дип аңлата Марсель Әхмәтҗанов үзенең “Нугай Урдасы” дигән китабында. Тамьян авылының даны барлык татар, башкорт җирләренә генә түгел, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург каласына да билгеле булган. “Тамьяннар Ык буе татарларын тегермән ташы кебек бастырып тоту өчен корылган Минзәлә крепостен дер селкетеп көрәш алып барганнар”. Бу юллар тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның “Тамьян би шәҗәрәсе кулъязмалары” хезмәтеннән китерелде. Авылның исеме дә халык телендә “Гөж-ж тамьян” дип йөртелгән. Азатлык өчен көрәштә үз-үзләрен аямый, бердәм күтәрелгәннәре өчен тирә-як авыллар шулай атаган аны.
Теләкәй батыр
Теләкәй морза Тамьян утарында матур гына гомер иткән чакта, җирләрне рус колонизаторлары тарафыннан талау башлана. Татарларны бастырып тоту өчен күп кенә җирләрдә крепостьлар төзелә башлый. Монастырь төзү өчен иң яхшы җирләрне тартып алалар. Ризасызлык белдереп баш күтәргән волость старшиналарының балаларын, заложник итеп алып, Уфа, Казан, Минзәлә төрмәләренә ябалар. 1681 елда махсус указ чыгарылып, мөселманнарны көчләп чукындыру башлана. Мондый көчләүләр, кимсетелүләргә халык түзеп тора алмый, баш күтәрәләр. Уфа-Казан арасындагы баш күтәрүче халыкны Тамьян авылы морзасы – Теләкәй морза җитәкли.
Фетнәне бастырырга теләп, ул чакта идарә иткән Софья патшабикә ашыгыч рәвештә җәза гаскәрләре юллый. Фетнәчеләр аларны Ык буенда каршылый. Каты бәрелеш була. Җәза отряды чигенә. Бу хакта Мәскәүгә хәбәр ителә. Патшабикә куркудан хөкүмәтнең көчләп чукындыру хакындагы указын юк итә. Тик баш күтәргән халык тиз генә тынмый, бер-бер артлы җиңү яулап, Уфа, Казан калаларына һөҗүм башлый. Чыгырыннан чыккан хөкүмәт кансыз адымнарга бара. Бер-бер артлы җәза отрядларын бу якларга юллый. Уфа каласы янында барган көрәштә Теләкәй батыр каты яралана һәм карательләр кулына эләгә. Аны дар агачына асып үтерәләр.
Күчем батыр
Петр патша идарә иткән чорда Россия күп кенә басып алу сугышлары алып бара. Сугышка күп акча кирәк була. Флот төзү, Санкт-Петербург шәһәрен салу да халык җилкәсенә, бигрәк тә мөселман халкы җилкәсенә төшә. Болай да шыр хәерче халыкны талау өчен патша барча төбәкләргә өстәмә салым җыючыларны – эмиссарларны юллый. Эмиссарлар мөселман халкын 72 төрле яңа салым түләргә мәҗбүр итә. Крестьяннар бу мыскыллауларга түзә алмый баш күтәрәләр. Әлбәттә, хөкүмәт фетнәне бастыру өчен гаскәр җибәрә. Җәза отрядлары мөселман халкы белән кансыз эш итә. Авылларга кисәк бәреп керәләр, малларны кыралар, ихаталарга ут төртәләр. Минзәлә, Уфа төрмәләренә ябып интектерәләр. Мондый вәхшилек халыкны яңа фетнәгә күтәрә. Теләкәй батыр улы – Күчем Батыр Уфа-Минзәлә юлындагы баш күтәрүчеләрне җитәкли. Хөкүмәт фетнәне бастыру өчен яңадан-яңа отрядлар озата. Әмма ул отрядлар бер-бер артлы җиңелүгә дучар була. Фетнәчеләр арасында Казан ханлыгын кире торгызу хакында сүз бара башлый. Казан камап алына. Патша Казан ханлыгын торгызуларыннан куркып, фетнәне бастырырга 5 полк юллый. Фетнәчеләр җиңеләләр. Аларны, кабат баш күтәрмәскә ант иттереп, өйләренә кайтарып җибәрәләр. Күчем батыр да “ант эчәргә” мәҗбүр була. Ул Ык буендагы утарына кайтып китә. Ләкин патша җәлладлары Рәсәйне дер селкетеп торган фетнә башлыгын гафу итмиләр. Ялланган сатлык җаннар Күчем батырны җәйләвенә килеп үтерәләр.
Акай батыр
Хәзерге Рус Шуган авылы урнашкан җирдә Күчем батырның улы – Акай утары булган. Башкорт далаларыннан Ык ярларына кадәр җирләр аның биләмәләре булып исәпләнгән. 1734 елда, мөселманнарның җирләрен тартып алып, Оренбург каласы салу турында указ алына. Оренбург каласы үзенә татар-башкортларның уңдырышлы җиләрен тартып ала. Халык моңа риза булмый һәм баш күтәрә. Башлык итеп Күчем батыр улы – Акай билгеләнә. Акай җитәкчелегендә кирмәннәр яулап алына, Уфа каласына һөҗүм оештырыла. Бу хәбәр хакимияткә ишетелә. Хөкүмәт тиз арада 3 полк, 500 җайдаклы кавалерия җибәрә. Фетнәне бастыру максатында халыкны изүгә корылган берсеннән-берсе мәгънәсез указлар кабул ителә. Буйсынмаган старшиналарның җирләрен тартып алалар, балаларын коллыкка саталар, авылларны талыйлар, яндыралар. Баш күтәрүчеләрне коточкыч җәзаларга тарталар. Фетнә юлбашчыларын кулга төшерү өчен сатлык җаннардан файдаланалар. Акай батырны башта Уфа төрмәсенә ябалар. Ләкин баш күтәрүчеләр аларны коткарыр дип куркып, Петербургка озаталар. Петербург төрмәсендә җәлладлар аны асып үтерә. Акайны тоткынлыкка алгач, аның урынына улы Габдулла баса. Тик баш күтәргән халык көчсезләнә. Яуларның берсендә Габдулла да дошманнар кулына әсирлеккә эләгә. Ул да җәлладлар кулыннан һәлак була. “Мондый каһарманлык, мондый корбаннар бирү, бәлки, бөтендөнья тарихында бердәнбер очрактыр. Башка милләт булса, ул газиз улларына багышлап җырлар язар, һәйкәлләр куяр иде. Тик, гаҗәп, аларның исемнәре халыкка билгеле түгел. Татар тарихында да алар хакында сүз юк”.
Язманы Тамьян авылы имам-хатыйбы Наил Садриевтәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев