14 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1985 — Диләрә Ваһапова, рус телле җырчы һәм җырлар авторы туа
-
Гриппка каршы вакцинация башланды
Бу сезонда 11155 кешегә вакцинация үткәрү планлаштырыла.
-
Авыл бизәге алар
Тату гомер кичереп, өлкәнәйгәч тә бер-берсенең күзенә генә карап торучы, һәр эшне киңәшләшеп башкаручы парлардан илаһи нур бөркелә кебек. Яңа Карамалы авылында яшәүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләр – нәкъ шундый соклангыч пар!
-
Нигезләмә расланды
Мөслим муниципаль район Советының III чакырылыш XXXIV чираттан тыш сессиясендә район депутатлары муниципаль хезмәткәрләрне мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе турындагы нигезләмәне раслады.
-
15 сентябрь көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
-
Көзге ау сезоны ачыла
Татарстанда 2019 елгы суда йөзүче һәм сазлык-болын киек кошларына көзге ау сентябрьнең беренче шимбәсендә 17.00 сәгатьтә башлана.
-
Авылым тарихы. Тамьян каһарманнары
Тамьян авылы Мөслим районында кечкенә авыллардан санала. Анда бүгенге көндә бары тик 35 хуҗалык исәпләнә. Ә кайчандыр бу авылда хуҗалыклар саны 400 дән артып иткән.
-
Осталарның эшен карагыз!
Мөслим осталарының иҗат җимешләре белән теләгән һәркем катнаша ала.
-
Спорт дөньясында аның исеме билгеле
Илфат Хафизовны Мөслимдә “Чипай” дип йөртәләр. Тумышы белән Рәсәйдә бер шифалы чишмәсе белән дан тоткан Минзәлә районы Рус Мөшегесе авылы егете ул. Әлеге кушамат аңа балалар бакчасында ук тагыла. “Чапай, чапай” дип куышлы уйнаган малайларның “атаманы” була Илфат. Араларында иң көчлесе дә, иң җитезе дә булган малайдан араларында берсе, көнләшеп: “Чапайның мыегы булган, син – Чипай!” – дип әйтеп сала. Шуннан Илфат Хафизовка тагылып кала да инде әлеге кушамат.
-
Укучыларыбыз яза. Истәлекләрне барлаганда
1956 ел. Февральнең салкын бер көнендә без, бертөркем малайлар - кызлар, район үзәгенә юл тоттык. Көлешәбез, җырлап та алабыз. Йөгерешәбез дә, туктап ял итәбез. Әкрен барган арада комсомол Уставын искә төшерәбез, бер-беребезгә сораулар бирәбез, җавапларны да дөреслибез. Бу көн күңелемдә нык уелып калды.