Авыл җирендә яшәүче яшь әниләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр икеләтә арта
Республика бюджетында бу максатларга 211,8 млн сум акча каралган, дип хәбәр итә Финанслар министрлыгы
Татарстан Республикасында 2026 елдан авыл местностендә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелә торган социаль ярдәм ике тапкырга арттырыла. Республика бюджетында бу максатларга 211,8 млн сум акча каралган, дип хәбәр итә Финанслар министрлыгы.
Яңа кагыйдәләр буенча, 2026 елның 1 гыйнварыннан түләүләрнең күләме үзгәрә:
-
25 яшькә кадәрге беренче балалы әниләргә 50 мең сум урынына 100 мең сум;
-
29 яшькә кадәрге өченче һәм аннан соңгы балалы хатын-кызларга 100 мең сум урынына 200 мең сум тәгаенләнәчәк.
Мөһим шарт: гариза бирүче әни кимендә 3 ел дәвамында Татарстанның авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәсендә теркәлгән булырга тиеш. Ярдәмне социаль яклау бүлекләре яки МФЦ аша алу мөмкин. Карар рәсми басмада игълан ителгәч көченә керә, ә яңа түләү күләмнәре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев