Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бюджет ярдәме

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елның язгы кыр эшләрен башкару өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аерым статьялар буенча бюджет ярдәме күрсәтү планлаштырылуын хәбәр итә Татарстан Республикасы бюджетыннан: - үсемлекчелек өлкәсендә һәр гектарга уртача 215 сум исәбеннән (авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең рейтингына һәм туфракның уңдырышлылык индексына карап) бәйсез ярдәм...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елның язгы кыр эшләрен башкару өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аерым статьялар буенча бюджет ярдәме күрсәтү планлаштырылуын хәбәр итә

Татарстан Республикасы бюджетыннан:

- үсемлекчелек өлкәсендә һәр гектарга уртача 215 сум исәбеннән (авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең рейтингына һәм туфракның уңдырышлылык индексына карап) бәйсез ярдәм күрсәтү;

- бәрәңге һәм яшелчә җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга өстәмә рәвештә һәр гектарга 5 мең сум (2015 елгы чәчүлек мәйданы буенча);

- бөртек өчен кукуруз, рапс, көнбагыш, соя үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга һәр гектарга 250 сум исәбеннән (2016 елның маенда чәчүлекләрне комиссия карап чыккананнан соң).

Районда әлеге төр хөкүмәт ярдәмнәрен "Авзалов" һәм "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыклары ГУП РАЦИН аша минераль ашлама рәвешендә ала башладылар.

Моннан тыш терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә фермерларга да хөкүмәт ярдәме күрсәтеләчәк. 2016 елның гыйнвар, февраль айларында сатылган сөт өчен түбәндәге ставкалар буенча субсидияләр каралган:

- сыер сөтенең бер литрына 1 сум 74 тиен;

- кәҗә сөтенең бер литрына 8 сум 67 тиен;

- кәҗә сөте сатканга документлар булмаган очракта ана кәҗәләрнең баш санына 1000 сум.

Россия Федерациясе бюджетыннан:

- бер гектарга җитештерелгән бөртеклеләр берәмлегенә һәм туфракның уңдырышлылык индексына карап, үсемлекчелек өлкәсендә һәр гектарга уртача 300 сум исәбеннән бәйсез ярдәм күрсәтү;

2016 елның беренче кварталында сатылган сөт өчен түбәндәге ставкалар буенча субсидияләр бирелә:

- сыер сөтенең бер литрына 2 сум 66 тиен;

- кәҗә сөтенең бер литрына 8 сум 24 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X