Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы саннарда

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 30 % ында, ягъни 13 мең 250 гектарда игеннәр җыеп алынды. Игенчеләр сабан культураларын - арпа, язгы бодай, солы, борчак игүгә кереште. Көзге культуралардан уртача 30 центнер уңыш алынган булса, сабан культураларының гектар биреме 23...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 30 % ында, ягъни 13 мең 250 гектарда игеннәр җыеп алынды. Игенчеләр сабан культураларын - арпа, язгы бодай, солы, борчак игүгә кереште. Көзге культуралардан уртача 30 центнер уңыш алынган булса, сабан культураларының гектар биреме 23 центнер тирәсе.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында техника паркын яңартуга игътибар бирүчеләр шактый. Урак башлангыч кына да "Туган як" агрофирмасына "Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту" программасы буенча дүрт "Полесье-1218" комбайны кайтты. Әлеге агрегатлар агрофирмадагы бер комбайнга туры килгән эш күләмен шактый киметергә мөмкинлек бирде. "Полесье-1218" комбайнының техник характеристикасына килгәндә, күпфункцияле әлеге кыр корабы югары җитештерүчән булуы белән аерылып тора, ягулыкка шактый экономия ясый, тигез булмаган басуларда да җиңел хәрәкәт итә. Бу модель комбайн бөртеклеләр белән бергә кукуруз, көнбагыш, соя, рапс кебек культуралар игүгә дә көйләнгән.

Урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хуҗалыклар күпьеллык үләннең икенче катыннан һәм берьеллык үләннән сенаж сала. Узган ел яңартылган үлән басулары массаны яхшы бирә. Район буенча бу төр азык 35 мең тонна әзерләнде. Сенаж салуда "Туган як", "Ык" агрофирмалары өлгерлек күрсәтә. Аларда һәр шартлы терлеккә әзерләнгән азык берәмлеге уртача 19-16,5 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев