1 август 2016 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы саннарда
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 30 % ында, ягъни 13 мең 250 гектарда игеннәр җыеп алынды. Игенчеләр сабан культураларын - арпа, язгы бодай, солы, борчак игүгә кереште. Көзге культуралардан уртача 30 центнер уңыш алынган булса, сабан культураларының гектар биреме 23...
-
Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе - саннар нинди
Ай дәвамында барган Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе тәмамланып килә. Җирлегебездә исәпкә алуга кергән 8717 шәхси хуҗалык, 71 крестьян - фермер хуҗалыклары һәм 9 авыл хуҗалыгы формированияләре исәпкә алынып беткән. Исәпкә алу штабыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә исәпкә алучылар һәм инструкторлар тарафыннан алынган мәгълүматларны чагыштыру, башакарылган эшләр буенча отчет...
-
"Мәктәп ярминкәсе - 2016"
6 август көнне Мөслим лицее базасында укырга керүчеләр һәм аларның әти - әниләре өчен "Мәктәп ярминкәсе - 2016" үткәрелә. Ярминкәдә Яр Чаллы шәһәреннән һәм Мөслим районы эшмәкәрләре сату итәчәк. Сатуда мәктәп формалары, спорт костюмнары һәм уку кирәк - яраклары булачак.
-
Әлеге минутларда Ык буе ял итү зонасында Пушкин урамыннан төшкән урында басма урнаштыралар
-
Россия 1 телеканалы журналисты Мөслимдә
30 июлькөнне районыбызга Татарстан - Россия 1 (один) каналыннан Дмитрий Второв килде. Атаклы журналист "Әюпов", "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, районыбызда урып-җыю барышы белән танышты. Дмитрий Второвны җирлек белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин таныштырды. Журналист Тойгелде авыл җирлегендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр белән дә аралашты, аларның эшчәнлеге...