Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

«Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесендә өйрәнү күнегүләре узды

Шушы максаттан «Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесендә ел саен үткәрелә торган хезмәтне саклау буенча уку-күнегүләр узды

Гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмау, төгәл һәм килешеп эш итә белү – һәр җитештерү предприятиесе өчен мөһим. Шушы максаттан «Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесендә ел саен үткәрелә торган хезмәтне саклау буенча уку-күнегүләр узды.

Күнегүләр «РегионСпас» профессиональ авария-коткару хезмәте инструкторлары катнашында үткәрелде. Бу юлы хезмәткәрләр ашлык киптерү комплексында чыккан янгынны сүндерү буенча гамәлләрне кабатладылар. Сценарий буенча, объектта бер зыян күрүче дә булган.

Башта белгечләр янгын вакытында эш итү тәртибен теориядә аңлатты, аннары практик өлешкә күчтеләр. Күнегүләр барышында хезмәткәрләр иң элек шартлы зыян күрүчене хәвефсез урынга эвакуацияләде, аннары ашлык киптергечтәге янгынны сүндерү һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәлләрне үтәде.

– Янгын чыккан очракта эш тәртибен башта тәфсилләп өйрәндек. Практик күнегү вакытында коллектив бик төгәл һәм килешеп эшләде. Укуда предприятиенең барлык хезмәткәрләре дә катнашты, – дип сөйләде «Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесенең хезмәтне саклау буенча белгече Надежда Саламаева.

Мондый өйрәнүләр хезмәткәрләргә гадәттән тыш хәлләрдә дөрес карар кабул итәргә, каушап калмаска һәм куркынычны мөмкин кадәр иртәрәк бетерергә ярдәм итә. Шуңа күрә иминлек күнегүләре ел саен даими үткәрелә.

Фотолар - "Август-Агро" җәмгыятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев