Әтиләргә 14 көнлек түләүле отпуск тәкъдим ителде
Бу хакта РИА Новости яза
«Хезмәткәргә 14 календарь көн дәвамындагы өстәмә түләүле отпускка хокук бирү тәкъдим ителә, аны тулысынча йә бала туган көннән алып беренче өч ай эчендә өлешләп файдалану мөмкинлеге бирелә», - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Инициативаны шулай ук бала туу очракларына гына түгел, уллыкка алу йә балага опека билгеләү очракларына да куллану тәкъдим ителә.
Дәүләт Думасы вице-спикеры фикеренчә, бала туганнан соң беренче айлар гаилә өчен иң катлаулы чор булып тора, ә әтинең бала карауга, анага ярдәм итүгә һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә законлы рәвештә өстәмә вакыт багышлау мөмкинлеге ананың һәм баланың сәламәтлеген саклауга, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм милли демографик максатларга ирешүгә ярдәм итәчәк.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев