Ашыгыч ярдәм бүлегенә 304 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Яңалыклар

Ашыгыч ярдәм бүлегенә 304 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Яңа ел ялларында район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 304 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. 9 көн эчендә 34 кеше хастаханәгә салынган, шуның 23е - балалар. "Көчле ютәл, югары температура белән китерелгән сабыйларның күбесенә пневмония, бронхит диагнозлары куелды. Күпчелек әти-әниләр авыру балаларын өй шартларында дәвалауны кулай күрә. Бу - иң зур хата. Үзлектән дәваламагыз, табиблар белән киңәшми торып, теләсә нинди дарулар эчертү хәлне катлауландырырга гына мөмкин. Балаларда пневмония булуын бары тик рентген кына ачыклый ала", - ди табиблар. Ел башыннан, өч райондашыбызга инсульт булып, алар Әлмәт шәһәре хастаханәсенә илтелгән. Ике бала Кама аръягы балалар үзәгенә дәвалауга салынган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев