Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аш-су остасы

Элек торт пешерү осталары районга берәү була иде. Заманалар үзгәрде. Хәзер теләге булган һәркем күңеленә яткан шөгыль белән мавыга – бәйли, чигә, пешерә-төшерә... Әмәкәй авылы халкы да торт пешерүчеләргә бай. Шуларның берсе – Гөлназ Фәррахова. Аның камыр белән сөйләшкәнен ишетеп шаккаткан идем. Бактың исә, камырның да үз теле, үз йөзе бар икән. Гөлназ хәтта, иелеп аның сулышын тоям, ди.

“В контакте” социаль челтәрендәге шәхси битенә керсәң, уңган хуҗабикәнең эшләрен күреп, гаҗәпкә каласың! Берсен-берсе кабатламаган төрле формадагы һәм зурлыктагы тортлар, колак ишетмәгән, күз күрмәгән кондитер эшләнмәләре, кышка әзерләнгән яшелчә-җимеш банкалары, кайнатмалар, тутырмалар, төрле эшләнмәләр... Юк кына бәйрәм өчен дә табынны туй өстәле кебек әзерләп куя. Ризыкларының фоторәсемен урнаштырып кына калмый, аларны әзерләү серләре белән дә уртаклаша ул. (Гөлназ газетабызның “Аш-су” рубрикасына да рецептларны еш юллый). Аның фотоларына карасаң, шаккатасың. Әле чиләк-чиләк җиләген, чиясен җыйган булыр, әле гөмбәсен... 
– Авыл җирендә эш сайланып утырып булмый бит инде. Фермада сыер саудым. Сәламәтлек тә какшады, акчасы да мактана торган түгел. Болай булмый икән, үз эшеңне булдыру кулай дигән фикергә килдем. Ихатабызда күпләп мал асрыйбыз, үзеңнеке үзеңә бит инде. Тәрбия күргән малның ите дә икенче була. Аннан соң торт пешерергә сорап килүчеләр дә күп хәзер. Кемдер никахка, кемдер туйга үзенчәлекле торт ясата. Сөйгәннәрен сөендерергә теләп, юк сәбәпне бар итеп тә мөрәҗәгать итәләр, – ди Гөлназ.
Иң беренче пешергән ризыкларын дусларына, туган-тумачаларына бәйрәмнәргә күчтәнәч итеп алып бара ул. Ризыкларын татучылар аңа заказлар бирә башлый. Бу эш белән кызыксынуы арта бара, төрле идеяләр белән баетып, кешеләр теләгәнчә бизәп, тортлар ясарга керешә Гөлназ. 
– Гөлназның мавыгуы барыбызга да “йокты”. Мин – аның төп эксперты. “Нигә болай, нигә тегеләй” дип бимазалап бетергән вакытларым да була. Минем киңәшләрне дә тота күп вакыт. Аннары эшләгән саен остара, камилләшә бара Гөлназ, – ди тормыш иптәше Роберт абый. 
Гөлназга аш-суга осталык әбисе Мөсәббихадан килгән. Бик тәмле итеп кош теле пешерә торган булган ул. Әнисе Суфия апа да ризыкны төрләндереп торырга, төрле камыр ризыклары пешерергә ярата. Шулай булгач, Гөлназдагы уңганлык табигый да кебек. 
Фәрраховлар дүрт балага гомер бүләк иткән. Өчесе бүген югары уку йортларында белем ала.
– Авылдан килүебезне бөтен дуслар зарыгып көтеп ала. Чөнки әниебез сумка тутырып өчпочмак, көлчә, пирожкилар, тагын әллә нинди тәмле камыр ризыклары әзерләп җибәрә. Биш-алты төрле әйбер пешермичә калмый ул. Кечкенәдән тәмле ашап үстек. Әниебез иренми. Җитезлеге, өлгерлеге белән күпләргә үрнәк ул, – ди балалары.
Әмәкәй халкы гына түгел, район үзәгеннән, чит районнардан да заказга торт пешертәләр Гөлназга. Төне буе камыр белән мәш килеп чыккан вакытлары да була икән. Килгән кешене бервакытта да борып җибәрми. Әниләр көне уңаеннан “В контакте” социаль челтәрендә бәйге үткәреп, җиңүчегә зур торт эләккән иде. Мондый бәйгеләрне алга таба да үткәрергә уйлый райондашыбыз. 
– Чәкчәге дә, бәлеше дә, өчпочмак һәм тәбикмәкләре дә күпереп пешә Гөлназның. Оста итеп бәйләмен дә бәйли, актив, тиктормас, җор телле үзе! Уйлаганын ахырынача җиткерми калмый. Кайвакытта төнлә өендә ут күреп шалтыратсам, “И әнием, уйланып ятам әле, эшем төгәлләнмәде. Тортны ничегрәк үзенчәлекле итеп бизәргә икән?” дип җавап бирә. Кеше хәзер бик таләпчән бит. Барысына да ярап бетеп тә булмый. Ләкин эшеңне яратып эшләсәң, синең хезмәт, һичшиксез, бәяләнми калмый, – ди әнисе Суфия апа.
...Кафе, ашханәләр яныннан узганда борыннарны кытыклаган тәмле камыр исе бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр. Гомумән, камыр ашларын яратмаган кеше бар микән ул?! Гөлназ һәм Роберт  Фәрраховларның ихаталарына якынаюга борынны тәмле ис кытыклый... Тизрәк өйгә узасы, шул ризыкларны татып карыйсы килә!

Лилия Шәймиева. 

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X