Апрель уртасында кар ява
19-20 апрель көннәрендә һава торышының киске үзгәрәчәге турында хәбәр иткән идек. Бүген Татарстанның күп кенә районнарында кар яуган. Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы районнарында яшәүчеләр шул хакта сөйли. Социаль челтәрләрдә дә шушы темага фикер алышулар һәм фотолар күренә башлады. Мөслимдә дә кар сибәләп алды. Табигать бүген карлы-яңгырны да күрсәтте. Температура бүген...
19-20 апрель көннәрендә һава торышының киске үзгәрәчәге турында хәбәр иткән идек. Бүген Татарстанның күп кенә районнарында кар яуган. Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы районнарында яшәүчеләр шул хакта сөйли. Социаль челтәрләрдә дә шушы темага фикер алышулар һәм фотолар күренә башлады.
Мөслимдә дә кар сибәләп алды. Табигать бүген карлы-яңгырны да күрсәтте. Температура бүген көн дәвамында 0, -1градус тирәсе. Кичкә таба кар яву көтелә, дип күрсәтә интернет челтәре. Иртәгә көн җылыта, дип вәгъдә итә метеорологлар. Шулай да карлы булырга мөмкинлеген дә искәртми белгечләр. Берсекөнгә исә интернет челтәре һава температурасы -2,+3 градус булачак, дип күрсәтә. Юлларда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Якыннарыгызның һәм үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев