Аномаль җәй! Мөслимнең "халык синоптиклар"ы ни сөйли?
- Июльгә керсәк тә, кояшны ныклап күргән юк. Тегендә су баскан, монда гарасат үткән, диләр. Аллам сакласын, безгә генә килә күрмәсен... - Әйтмә инде. Яңгырына да күнектек бугай. Бозы, давылы гына булмасын берүк!
Һәркемнең телендә - һава торышы. Аномаль хәлләргә борчылып та, аптырап та яшәп ятыш бүген. Июльне вакларга керешсәк тә, җәй әле сизелми. Шушы көн җитеп, су кергән, кызынган юк. Җылы киемнәрне дә саласы килми. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да һава торышының начарланачагы турында кәрәзле телефонга әледән-әле смс хәбәрләр юллый. Быелгы җәй яңгырларны артыгы белән бирде. 25 июнь көнендә тәүлек буе яуган яңгыр айлык норманы үтәде - 56,5 мм явым-төшем (норма - 62 мм) күзәтелде. Бер декада эчендә генә дә барлыгы 71 мм явым-төшем булуын хәбәр итә район метеостанция хезмәткәрләре. (Узган ел исә ай буе нибары 23 мм яңгыр яуган булган!)
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышының начарланачагы турында кисәтә. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 6 июль көнне җирлегебездә көчле яңгыр явуы көтелә. Җил секундына 22 метр тизлек белән исәчәк.
"Халык синоптигы" булган өлкәннәр дә аптырашта. Баек авылында яшәүче лаеклы ялдагы агроном Хавис ага Закиров мондый җәйнең 1969 нчы елда булганын искә төшерә.
- Ул елда җәй бик нык салкын булды. Яңгыры көн димәде, төн димәде, көньяк-көнчыгыштан күкрәп килде дә яуды, килде дә яуды. Өермәләре дә булмады түгел. 19 нчы июньдә чәчүне төгәлләдек. Соңарылды. Икмәкләр җитешмәде. 11, 12,13 нче август көннәрендә кырау төшеп, ипекәйләрне харап итте. Көннәр аязганнан соң, бодай саргайды, бөреште. Чәчүлек орлык алып булмады, аны эзләп, Саратовка кадәр барып җиттек.
Хавис абый шулай да җәй булачак, дип ышандыра. Озак еллар алып барган күзәтүләренә таянып, август, сентябрь айлары җылы булыр, уңышны мулдан җыеп алырбыз, дип өметләндерә:
- Июльнең 15 нче числосыннан җылы һәм кояшлы, чын җәйге көннәрне көтәм. Табигать шаярулары без яшь чакта хәтәр галәмәт булды әле ул. 1978 нче елның 16 августында ява башлаган яңгыр бер туктамый ноябрьгә кадәр сузылды. Яңгырны кар алыштырды. Ул елны ипекәйләр покуста калды, башакта утырган игеннәр өстенә кар яуды. Нигәдер, беренче булса да, кары да эремәде. 1962 нче елда җәй уртасында (иртәгә Сабантуй дигән көнне) кар яуганын да хәтерлим.
Үрәзмәт авылында гомер итүче лаеклы ялдагы агроном Хәсән ага Вәлиев тә быелгы җәйгә карата үз фикерен белдерде.
- Һава торышын, әйләнә-тирә мохитне күзәтеп барам, мөһим булган нәрсәләрне дәфтәргә терким. Ләкин быелгы кебек салкын җәйне хәтерләмим. Яз иртә килде килүен, әмма озаккарак сузылды. Узган ел белән чагыштырганда бөртеклеләр дә соңарып чәчелде, кешеләрнең бәрәңге утыртуы да бер-ике атнага кичектерелде. Агрочараның вакытында башкарылмавы үсемлекләрнең тиешенчә өлгерүенә киртә булырга мөмкин.
- Бәрәңгене быел ике өлешкә бүлеп - 3 нче һәм 11 нче май көннәрендә утырттым. Беренчесен агуладык. Бәрәңгеләр бүген шау чәчәктә утыра. Иртәрәк ашар өчен шулай иртә срокта утыртабыз без аны. Инде яңгырлар гына харап итә күрмәсен. Июль элек-электән кызу, челлә ай була иде. Быелгы һава торышына исең китәрлек! Урып-җыю вакыты да соңарачак, димәк. Яңгырлы, дымлы вакытка туры килсә, югалтулар булачак, дигән сүз. Әле ярый хәзер техникасы көчле, ничек тә җиңеп чыгылыр, - ди Әмәкәй авылыннан шактый еллар агроном, хуҗалык рәисе булып эшләгән Хәлим Латыйпов.
Барысы да Ходай кулында. Яңгырлардан соң су эчендә калган бәрәңге, яшелчә бакчалары, бәрәңге базлары да җәйге кояшны түземсезләнеп көтә. Кайбер катлы йортларда яшәүчеләр түбәдән су үтүен дә хәбәр итә. Яңгырлар салган зыян халыкка да эшне арттырып кына тора. Капка төпләрендәге үләнне вакытында чабып тормасаң, билләһи, бил тиңентен үсәчәк. Үз ихатасы белән яшәүчеләргә хезмәттә узган җәй булачак бу!
Бакчасында яшелчә үстерүчеләргә бер караганда зарланасы юк кебек. Чөнки су сибү мәшәкате бетте. Әмма туфракта дым җитәрлек булса да, салкын көннәр яшелчәләргә үсеп китәргә ирек бирми. Аның каравы кыяр-помидор үстерүче эшмәкәрләргә бәхет елмайды. Ник дигәндә, парникта үскән яшелчәләргә ихтыяҗ зур бүген.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев