5 июль 2017 яңалыклары
-
Мөслимдә - Яшьләр көне. Мөнир РАХМАЕВ киләчәк
29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көне узачак. Бу көнгә үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән. 18.00 сәгатьтә "Нурлыгаян" паркында "Төсләр фестивале" узачак. Соңыннан мөслимлеләрне велойөрешкә чакыралар. Ул 18 сәгать 30 минутта "Мизгел" яшьләр үзәгеннән старт ала.
-
Мөслимнең тәрбиягә алынган балалары Кара диңгездә ял итә
Җәйге каникул чорында тәрбиягә алынган балалар төрле сәламәтләндерү лагерьларында, шул исәптән җылы якта гаиләләре белән ял итәләр. Тойгелде авылыннан Гайнуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче Илнарыбыз бүгенге көндә Кара диңгез буенда ял итә, дип хәбәр итәләр район опека һәм попечительлек бүлегеннән.
-
Машинада баланы караучысыз калдыруны тыярга уйлыйлар
Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар.
-
6 июль көнне күп кенә авылларында ут булмый
Район подстанциясеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә (06.07.2017) 3.00-5.00 сәгатьтә Ташлыяр, Тойгельде авылларында, 9.00-16.00 Катмыш, Мари Бүләр авылларында, 9.30-12.00 сәгатькә кадәр Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Коммуна авлларында ут булмаячак.
-
"Урман иле" лагере балалары "Җиләкле фестиваль"гә барды
Лениногорск муниципаль районы "Дуслык" балалар сәламәтләндерү лагереның 50 еллык юбилее уңаеннан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар ""Җиләкле фестиваль"га барды. Алар сәнгатьнең җыр - бию номинацияләрендә концерт номерлары күрсәтте Игътибарыгызга әлеге вакыйгадан ФОТОЛАР тәкъдим итәбез.
-
Александр Ткачев: Татарстан - Россиянең агросәнәгать комплексы локомотивы
Татарстан является локомотивом агропромышленного комплекса России, заявил сегодня на открытии выставки-форума «Всероссийский день поля-2017» в Лаишевском районе РТ министр сельского хозяйства России Александр Ткачев.
-
Мөслим гимназиясе яңара. Нинди үзгәрешләр булачак?
Мөслим гимназиясе агымдагы елда тамырдан үзгәреш кичерә. Мәктәпне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 35 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу средстволарга бинаның фасады керамогранит, металлокассета белән тышлана, ишек-тәрәзәл алыштырыла, бассейнның стеналары буяла, мәктәп коридорлары "Мөслим-продукт" орнаментлары белән бизәлә.
-
Быел Мөслимгә 12 млн сумлык тротуар салына
Бүген район үзәгенең шактый урамнарындңа тротуар салу эше бара. Җәяүлеләр өчен махсус юл булдыру эше Мөслимдә моннан 4 ел элек башланган иде. Быел тротуар Кооперативная, Молодежная, Первомайская, Фәиз Рәшитов, өлешчә Пушкин урамнарына салына. Бу эшкә барлыгы 12 млн сум акча республика бюджетыннан алынган.
-
Татарстан 2018 елда узачак Футбол чемпионатын кабул итәргә әзер
Татарстан вошел в число регионов России,задействованных в проведении чемпионата мира по футболу FIFA-2018, располагающих необходимой инфраструктурой средств размещения болельщиков и гостей столицы республики. Об этом сказано в итоговом докладе об итогах деятельности Ростуризма в 2016 году, сообщают «Известия».
-
Татарстанда үзгәртелгән Сабантуйлар графигы билгеле булды
В деревнях и селах Татарстана национальный праздник Сабантуй отметили 1 июля. По традиции второй выходной - воскресенье - отводится на районные Сабантуи. Однако после автокатастрофы в Заинском районе, унесшей жизни 14 человек, по всему 2 июля Татарстану был объявлен траур и отменены все народные гулянья.
-
Игътибар, мошенниклар! Мөслимдә берәүне 30 меңгә алдаганнар
Кеше кулы белән күмер тотучылар әйләнә-тирәбездә аз түгел. Башкалар хисабына баерга теләүчеләр, җиңел юл белән акча-мөлкәт юнәтүчеләр үз корбаннарын сагалап кына йөри. Актаныш районы егете дә Мөслимнең кешеләргә бик тә ышанучан ике кешесен кәкре каенга терәтеп калдырган.
-
Мөслимгә көчле яңгыр килә!
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне мониторинглау үзәге Татарстан районнарында, шул исәптән Мөслимдә 5 июль көнне көчле яңгыр булырга мөмкин, дип кисәтә. 15 сәгатьтән алып иртәгә, 20 сәгатькә кадәр Мөслимдә секынданы 15-20 метр тизлек белән җыл, боз булуы да ихтимал. Якын тирәдәгеләрегезгә карата игътибарлы булыгыз!
-
Мөслим районы янгын күзәтчелеге Лондонда булган фаҗигагә бәйле мөслимлеләрне уяу булырга чакыра
"Великобритания башкаласы Лондонда 24 катлы йортта янгын чыгуы нәтиҗәсендә 58 кешенең вафат булуын, 18 кешенең төрле дәрәҗәдә пешү алып, хастаханәгә салынуын массакүләм мәглүмат чаралары хәбәр иткән иде. Янгын куркынычсызлыгын саклау, иминлек һәм саклык кагыйдәләрен тагын да көчәйтү максатыннан җирлегебездәге күпкатлы йортларда гомер итүчеләр газ һәм электр җайланмалары белән сак эш...
-
Синең улларың, Мөслим! Россия чемпионатында фермер Рафис Шәмсиев җиңү яулады
25 июньнән 1 июльгә кадәр Башкортостанда механизаторлар арасында җир эшкәртү буенча VI Россия чемпионаты үтте. Бәйгедә илнең 40 ка якын регионыннан һәм чит илләрдән командалар катнашты.
-
Аномаль җәй! Мөслимнең "халык синоптиклар"ы ни сөйли?
- Июльгә керсәк тә, кояшны ныклап күргән юк. Тегендә су баскан, монда гарасат үткән, диләр. Аллам сакласын, безгә генә килә күрмәсен... - Әйтмә инде. Яңгырына да күнектек бугай. Бозы, давылы гына булмасын берүк!