Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ана капиталыннан 10 мең сум алу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза бирү җитә

Счёт сертификат хуҗасыныкы булырга тиеш

Ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлеге 4 мең кешегә ана капиталының калган өлешеннән 10 мең сум түләгән. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык булган.

Сертификат хуҗаларына “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза бирү яки Социаль фондның клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза 12 эш көнендә карала, акча шуннан соң биш көн дәвамында күчерелә.

Гариза биргәндә, счетның реквизитларын тутыруга игътибар итәргә кирәк. Счёт сертификат хуҗасыныкы булырга тиеш, бу очракта иреңнең яки туганыңның счётын күрсәтергә ярамый. Моннан тыш исәп-хисап счеты да күрсәтелергә тиеш.

– 2025 елда беренче балага ана капиталы 690 266 сум тәшкил итә. Гаиләдә икенче бала туган очракта (яки ана капиталына хокук элегрәк барлыкка килмәгән булса), сумма 912 162 сумга кадәр арта. Бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, баланы укыту өчен түләүгә, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга яки 3 яшькә кадәрге балага айлык түләүгә тотарга мөмкин, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

«Гаилә» милли проектының төп бурычлары – ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның озак һәм актив яшәве өчен шартларны яхшырту һәм тәрбиягә мохтаҗларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү.

Фото – Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев