Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмашына еллар, үтә чорлар, тарих булып кала үткәннәр

Ел дәвамында ирешелгән уңышлар, үткәрелгән чаралар, юбилейлар...

Бүләк

ТР Президенты Р.Миңнеханов районыбызга комфортабельле автобус бүләк итте. 53 урынлы “Ютонг” автобусы ярышларга бару, экскурсияләргә йөрү өчен уңайлы.
Моннан тыш хөкүмәтебез ярдәме белән авыл җирлекләре башлыклары өчен – ике “Лада-Гранта” һәм ике “Нива” машинасы, мәктәп укучыларын йөртү өчен ике ПАЗ кайтты.

Эшмәкәрлек

Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә багышланган зона киңәшмәсе узды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каташты. 10 июльдә Мөслимдә “Август” компаниясе Кыр көне үткәрде. Кич Сабантуй паркында узган бәйрәм масштабы белән Бөтенроссия авыл Сабан туеннан ким булмады.

Үзара салым

Авыл җирлекләрендә күләмле эшләр үзара салым хисабына башкарыла. Быел Мөслим авылының Бакча, Комсомол урамнарында су линиясе эшләнде. Чиста су белән тәэмин итү максатында Әлмәт авылында 231 мең 500 сум үзара салым җыйдылар. Рус Шуган авылында үзара салым хисабына Ык елгасы аша күпер ремонтланды.

Фото - "Мөслим -информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев