Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алкоголь инспекциясе белгечләре халыкка кулланучылар хокуклары турында сөйләде

Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар "Кулланучылар хокуклары" темасына әңгәмә үткәрде. Белгечләргә сораулар бик күп булмаса да, өлкәннәр чарадан канәгать калды, чөнки алар аралашу, яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге алды.

Мөслим урта мәктәбе һәм лицей укучыларын да кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре белән таныштырдылар. Белгечләр мәсьәләнең практик ягына игътибар итте, конкрет мисаллар китерде. Укучылар сыйфатсыз товарларны, аерым алганда телефон һәм планшетны, кире кайтару яисә алыштырып алу, товарның гарантия вакыты, саклау вакыты чыккан азык-төлекне кире кайтару турындагы сорауларга җаваплпр алдылар.

Мондый күчмә чара "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятчелеккә каршы тору" дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев