«Алдынгылар хәрәкәте» район бүлекчәсе волонтерлары, Олы Чакмак төп мәктәбе укучылары кунакта булдылар
Алар «Минем гаилә герое» темасына түгәрәк өстәл артында әңгәмә, «Халык уеннары һәм традицияләре» темасына танып белү сәгате, «Умырзаялар» осталык дәресе, «Космик сәяхәтләр» комплекслы шөгылен үткәргәннәр
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм "Хәрәкәттә - тормыш" проекты кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте» район бүлекчәсе волонтерлары, Олы Чакмак төп мәктәбе укучылары, "Тылсым" волонтерлык отряды җитәкчесе Миңнур Нәгыймова һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Инзилә Шакирова Мөслим интернат-йортында яшәүчеләр өчен "Бергә күңеллерәк" исемле очрашу оештырганнар.
Алар «Минем гаилә герое» темасына түгәрәк өстәл артында әңгәмә, "Халык уеннары һәм традицияләре" темасына танып белү сәгате, «Умырзаялар» осталык дәресе, «Космик сәяхәтләр» комплекслы шөгылен үткәргәннәр.
"Өлкәннәр һәр чарада рәхәтләнеп катнаштылар, үзләренең белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук заманча технологияләр турындагы хәбәрләрне игътибар белән тыңладылар.
Чара ахырында һәр катнашучы бүләкләр, сувенирлар алды. Өлкәннәр кайнар рәхмәт әйттеләр", - дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Фотолар - Мөслим интернат-йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев