Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Альберт Хуҗин милли бәйрәмгә әзерлек һәм чисталык мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

Мәйданда оештырылган чисталык өмәләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.

Тәбрикләнүчеләр:
Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар куйган намуслы хезмәте һәм тууына 55 яшь тулу уңаеннан үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибы Морзаханов Рамил Әзһәр улы район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Киңәшмәдә милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерлек эшләре, район территориясендә чисталыкны саклау, иминлекне тәэмин итү, төзелеш һәм ремонт объектларын контрольдә тоту кебек темаларга игътибар ителде.

"Татмедиа" АҖ филиалы "Мөслим - информ" директоры Римма Афзалова вакытлы матбугатка язылу кампаниясе турында сөйләде, мөслимлеләрнең "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарына актив язылырга чакырды. Язылу декадасы кысаларында газета-журналларга ташламалы бәядән язылу мөмкин булуын искә төшерде.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Сабантуйга әзерлек эшләре турында сөйләде. Мәйданда оештырылган чисталык өмәләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук бәйрәм көненә эшләр бүленеше белән тагын бер кат таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев