Альберт Ягудин республикада сәгать поясын үзгәртү мәсьәләсен күтәрде
Бу тәкъдим белән ул 15 апрельдә узган парламент утырышында чыгыш ясады
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Ягудин республикада сәгать поясын үзгәртү мәсьәләсен күтәрде. Бу тәкъдим белән ул 15 апрельдә узган парламент утырышында чыгыш ясады.
Депутат фикеренчә, хәзерге Мәскәү вакыты Татарстанның табигый һәм биологик ритмнарына туры килми. Моның нәтиҗәсендә көндезге яктылык вакытыннан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге югала.
Аның сүзләренчә, Татарстан Мәскәүгә караганда көнчыгыштарак урнашкан, шуңа күрә кояш циклы үзенчәлекле: «Җәй көне республикада кояш бик иртә чыга, ә кичен яктылык күпчелек халыкка уңайлы булган вакыттан иртәрәк бетә. Мәсәлән, Казанда җәен кояш 3 сәгатьтә үк чыга, ә баешы — 20:22. Ягъни көннең якты өлеше рациональ файдаланылмый", - диде Ягудин.
Шулай ук Альберт Ягудин вакытны сезонлы күчерү практикасына кире кайту тәкъдимен дә белдерде. Аның фикеренчә бу чара электр энергиясен экономияләүгә ярдәм итәр иде. Депутат әлеге мәсьәләне халыкка фикер алышуга чыгарырга тәкъдим итүен ассызыклады.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев