Айнур Сәетгалиев - көрәшчеләр нәселеннән
Кайбер нәселләрнең тарихы китапларда языла. Ә кайберләрендә ул көрәш келәмендә дәвам итә...
Сәетгалиевлар өчен көрәш – спорт кына түгел, ул буыннан-буынга күчкән рух, ныклык һәм горурлык мирасы. Айнур Сәетгалиев - көрәшчеләр нәселеннән. Аның белән бергә абыйсы Илнар да, энесе Илдар да үз исемнәрен келәмдә таныткан. Бүген исә вакыт яңа сәхифә ача. Аталар юлын дәвам итеп, Сәетгалиевларның уллары да көчләрен келәмдә сыный. Кан белән күчкән ихтыяр көче, йөрәктәге дәрт һәм җиңүгә омтылыш яңадан келәмгә чыга. Бу – бер гаилә тарихы гына түгел. Бу – дәвамчанлык, традиция һәм көрәш рухы турында тарих. Римма Афзалова видеосы.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев