Айдар Сәлимгәрәев: «Күңел» радиосы киләчәктә дә рухи тормышны баетып, матур гына эшләсен!
Мөслимдә «Күңел» радиосының районда эшли башлавы һәм «Мөслим» радиосының «Күңел» ешлыгына күчүе уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Бәйрәмдә катнашучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Салимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова, «Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова сәламләде.
«Кадерле дуслар, якташлар, – дип мөрәҗәгать итте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Рәхмәт, Сабан туена кебек җыелышып килгәнсез. Димәк, безнең радио сезгә ошый. Ул ничә ел Чаллыда эшләде, яңа төбәкләргә килә. Киләчәктә дә рухи тормышны баетып, матур гына эшләсен. Бергә яшәргә язсын, барыгызга да рәхмәт!»
Айдар Сәлимгәрәев радио коллективының районда концертлар оештырырга вәгъдә итүен әйтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин бу тәкъдимне хуплавын, район халкының үз районындагы радиога котлаулар тапшыра алачагына куануын әйтте. «Бу җәйнең соңгы матур көннәредер. Шундый көндә «Күңел» безнең күңелне ача, алар бездә эшли башлый. «Күңел» радиосына зур рәхмәт, үзебезнең телне, моңны баетып эшләргә язсын!» - диде ул.
«Әлеге районнарда безнең телебезне, мәдәниятебезне саклаучы милли эчтәлекле халык яши, татар аудиториясе бик көчле. Анда татар телендә телевидение эшли, газеталар чыга. Актанышта радио тарихы 30 еллардан башлана. Аның зур традицияләре, эчтәлеге бар. Кама аръягында «Күңел» радиосы – иң беренче татар радиосы. «Күңел»нең килүе - көтеп алынган вакыйга», - диде Шамил Садыйков.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев