Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Агромастер" җитештерү компаниясе эшчәнлеген Р. Миңнеханов югары бәяләде

Рөстәм Миңнеханов районда булган иң олы җитештерү тармакларының берсе - "Агромастер" компаниясе эшчәнлеге белән дә танышты. Бүген биредә чәчү, җир эшкәртү техникалары, үзйөрешле машина, трактор, прицеплар, авыл хуҗалыгы техникасы өчен киң ассортиментта запас частьләр, светодиодлы яктырткычлар җитештерелә. "Агромастер" продукциясенә республикада , хәтта Россиянең ерак төбәкләрендә дә сорау зур булу компаниянең...

Агымдагы елның җәй айларында компания, җитештерү тармагын тагын да киңәйтеп, берничә яңа цех булдырган иде. Рөстәм Миңнеханов танышкан җыю һәм буяу цехы - шуларның берсе. Элек авыл хуҗалыгы техникасын эшчеләр ачык һавада җыя иде, ремонттан соң бу эшләр җылытылган биналарда башкарыла, ди компания җитәкче Илгиз Исламов. Җәмгыятьнең киләчәккә планнары зур. Булдырылачак биналар проектында бүген 20 гә якын объект исәпләнә. Алар арасында ике катлы сәүдә комплексы бар. Илгиз Зәкиевич сүзләренчә, биредә җәмгыять җитештергән запас частьлар, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары сатылачак.

Район башлыгы Рамил Муллин "Агромастер"ның элеккеге "Сельхозтехника" берләшмәсе биналарын өр-яңадан сафка бастыруын да билгеләп үтте. Рамил Хәмзович республика җитәкчелегенә "Вамин" хуҗалыгы биләмәләрендә булган җимерек корылмаларны да эшкә юнәлтергә иде, дигән тәкъдимен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка: "Агромастер"ның авыл хуҗалыгы продукциясе базарында яулаган әлеге урынын югалтмыйча, киләчәктә аңа җитештерү тармагын тагын да киңәйтү мөмкинлеге тудырырга кирәк", - диде. Биредә бүген 120 дән артык төрдәге продукция җитештерелүен исәпкә алганда, "Агромастер", хактан да, күп кенә зур компанияләргә конкурент булырлык. Иң мөһиме бу югары нәтиҗәгә гади авыл егетләре кулы белән ирешелгән.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X