28 август 2015 яңалыклары
-
Наталья Фишман: "Пушкин скверында кыска гына вакыт эчендә колоссаль эш башкарылган"
Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә бу көнне тагын бер объект - Парк һәм скверлар елы кысаларында сафка баскан Пушкин скверын да ачты.
-
"Агромастер" җитештерү компаниясе эшчәнлеген Р. Миңнеханов югары бәяләде
Рөстәм Миңнеханов районда булган иң олы җитештерү тармакларының берсе - "Агромастер" компаниясе эшчәнлеге белән дә танышты. Бүген биредә чәчү, җир эшкәртү техникалары, үзйөрешле машина, трактор, прицеплар, авыл хуҗалыгы техникасы өчен киң ассортиментта запас частьләр, светодиодлы яктырткычлар җитештерелә. "Агромастер" продукциясенә республикада , хәтта Россиянең ерак төбәкләрендә дә сорау зур булу компаниянең...
-
"Күбәләк" балалар бакчасын ачу тантанасында республика җитәкчелеге катнашты
Рөстәм Миңнехановның "Күбәләк" балалар бакчасын ачу мизгелләре иң истәлеклесе булгандыр, мөгаен. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рамил Муллин, бакча төзелеше өчен җаваплы подрядчы оешма - "Евростиль" төзү җәмгыяте җитәкчесе Ленар Гайсин, әти-әниләр катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: "Район үзенчәлекле, әмма үсеш динамикасы бар!"
28 август көнне Мөслимгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов килде. Аны Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде.
-
Росреестрның территориаль бүлеге ярдәмгә килә
Хөкем ителү (ителмәү) һәм (яисә) җинаять эзәрлекләве факты яисә аның туктатылуы турындагы белешмә алу буенча дәүләт хезмәтләре алу өчен Росреестрның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
“Республика тасмасы” акциясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк
Республика көне уңаеннан, "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!" марафоны кысаларында яңа акция старт алды.
-
"Яшел Россия": акциягә син дә кушыл!
29 август көнне Россиядә экология өмәсе үтә. "Яшел Россия" дип аталучы бу чара экологик иҗтимагый хәрәкәт башлангычы белән үткәрелә, дип хәбәр итәләр республика экология, табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсеннән.
-
Бүген "Күбәләк" балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак
18 август көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында сафка бастырылган 3 яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бу көнне Сокуры, Олы Кабан авыллары һәм Лаеш шәһәре халкы яңа бакчалы булды.
-
Юбилейларыгыз белән, хөрмәтле ветераннар!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Рәхимова Сәлимә Шәйхелислам кызы (Тат. Бүләр) - 90 яшьлек, Гребенщикова Римма Александровна (Симәк), Вәлиева Тәзкирә Хаҗиәхмәт кызы (Иске Вәрәш), Кривошеева Вера Максимовна (Рус Шуган) - 85 яшьлек, Султанова Римма Александровна (Мөслим), Яһудина Фәүделбанат Хафиз кызы (Мөслим) - 80 яшьлек,...
-
Поликлиника бинасына капиталь ремонт үткәрү һәм җиһаз-җайланмалар сатып алу өчен республика казнасыннан 64 млн сум акча бүлеп бирелде
Район халкына медицина хезмәте күрсәтүдә Мөслим үзәк хастаханәсе, Иске Карамалы табиб амбулаториясе, 53 фельдшер-акушерлык пункты эшли, аларда 41 табиб, 179 шәфкать туташы, 45 санитарка, 42 техник персонал авыруларга хезмәт күрсәтә.
-
Көннәр көзгә таба авыша
Синоптиклар фаразына көн саен күз салсаң да, көн дә үхгәрешләр булып тора. Әле август безне кояшлы, матур көннәре белән сөендерсә, әле яңгырлы, көзге тоссыз һава торышы күзәтелә.