79 еллык «тимер ат»ны 1,4 миллион сумга саталар
Казанда сирәк очрый торган ретро-техника сатылуы турында кызыклы игълан дөнья күрде
Бу техниканың тышкы кыяфәте үзенчәлекле: аның ишекләре юк, алар урынына корпусында махсус уемтыклар гына ясалган. Совет заманында чыгарылган әлеге тулы приводлы (барлык тәгәрмәчләре дә тартучы) җиңел автомобиль хәрби ихтыяҗлар өчен җайлаштырылган булган.
Мондый модельләрне, төгәлрәк әйткәндә, ГАЗ-67Б маркасын Советлар Союзында 1943 елдан башлап күпләп җитештерә башлыйлар. Ул заманнарда бу машина элеккеге модельләрнең заманчалаштырылган һәм ныгытылган версиясенә әверелә.
Кызыл Армия хәрбиләре арасында бу автомобиль бик популяр була һәм аңа төрле кызыклы исемнәр бирелә. Солдатлар аны яратып "козлик", "пигмей", "сугышчы-блоха" яки "Иван-Виллис" дип йөрткәннәр. Хәзерге вакытта мондый сакланган үрнәкләр ретро-автомобиль сөючеләр өчен зур кыйммәткә ия.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев