Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

6 март көнне Мөслим лицее бинасында имтихан кабул итү пунктында ачык ишекләр көне үтте

Анда 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты

Ачык ишекләр көне быел ике көн дәвамында үткәрелде. Моның сәбәбе дә бар. Быел 11 нче сыйныфны 77 укучы тәмамлый. Былтыр бу сан 49 иде. Район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре үткәргән чарада әти-әниләр укучылар белән бергә имтихан бирү тәртибе белән танышты.

11 сыйныф укучылары уку елы дәвамында сынап карау имтиханнарын инде берничә тапкыр узды. Ә әти-әниләр бу процедураны балаларның сөйләүләреннән генә күз алдына китерәләр иде. Ниһаять, балалар уза торган юлны аларга да үтәргә мөмкинлек тудырылды. Металл эзләү җайланмасы аша узып, имтихан бирәсе аудиториягә кереп, билгеле бер урынга утырып, ике видеокүзәтү җайланмасы астында оештыручылар укучыларга аңлаткан мәгълүматны үз күзләре белән күреп, ишетеп тордылар.

Әти-әниләр һәм укучылар оештыручыларга кызыксындырган сорауларын бирделәр. Егет-кызларга имтиханнарны уңышлы тапшыру насыйп булсын!

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев