38 яшьлек мөслимле алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән
Яңалыклар

38 яшьлек мөслимле алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Ярты миллион сумга якын алимент бурычы булган ата кеше хөкем ителде. Район прокуратурасы 38 яшьлек Р-га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Р. алимент түләмәүдә гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, 2005 елдан башлап, ул балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен хезмәт хакының барлык төрләренең 1/3 күләмендә алимент түләргә тиеш. Аның бурычы 620 мең сум тәшкил итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа шартлы рәвештә, 1 ел сынау вакыты белән хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тоту белән сигез айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев